Тарихы

1617 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Укречь исеме белән дә билгеле.

Халкы – сарай крәстияннәре, 1797 елдан удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, сарык тиресе иләү һәм йон тетү кәсепчелеге тарала.

1852 елда тузган чиркәү урынына приход халкы акчасына Троица чиркәве төзелә, өстәмә корылмалары Боголюбская Мәрьям Ана иконасы һәм Рождества Христово хөрмәтенә изгеләндерелә (приход XVII йөздән була, авыл Рождества Христово чиркәве исеме белән атала); чиркәүдә Боголюбская Мәрьям Ана иконасы бар (1937 елда чиркәү талана, икона югала, 1940–1950 елларда гыйбадәтханә өлеше җимерелә; чаң манарасы гына сакланган, псевдорус мотивлары белән эклектика стилендә дини архитектура истәлеге).

1860 елда авылда Дәүләт милке министрлыгы мәктәбе ачыла, 1868 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда Троица чиркәве, земство мәктәбе, халыкта аек яшәү рәвеше тәрбияләүче уку өе, су һәм җил тегермәннәре, тимерче алачыгы, 2 ярма яргыч, тукыма ману йорты, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1400,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Рождествено авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1930 елда) авылда “Красный земледелец” (беренче рәисе – В.Н.Кинаев) колхозы оештырыла. 1930 елларда колхоз җирлегендә МТС булдырыла.

1950 елдан “Комсомольский” совхозы (Астраханка, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нармонка, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары, Рус Сараланы поселогы) составында, 1994 елда – “Новый” совхозы, шул ук елны – “Рассвет” агрофирмасы, 1997 елда “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

2001 елда авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы “Смирнов” һәм “Миңнуллин” крәстиян-фермер хуҗалыкларына бүленә.

Халкы кырчылык, кошчылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда земство мәктәбе беренче баскыч мәктәп, аннары урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1971 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла, 1985 елда “Шаг в вечность” музее (оештыручысы – В.В.Чуприн) итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә (1951 елдан), мәдәният йорты, “Капелька” балалар бакчасы (1957 елдан, 2013 елдан яңа бинада), Боголюбская Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2011 елдан, хәйрияче Н.И.Новиков акчасына төзелә) бар.

Мәдәният йорты каршында “Русская душа” фольклор коллективы (1995 елдан, 2009 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре В.П.Клюшина) эшли.

Авылда торак архитектурасы истәлеге – бай крәстиян Артамонов утары (классицистик юнәлештә эклектика стилендәге XIX йөз ахыры авыл торак-хуҗалык комплексы үрнәге) сакланган.

Авылда археология истәлекләре ачыклана:

  • Рождествено шәһәрлеге (Имәнкискә культурасы),
  • I Рождествено авыллыгы (монголларгача чор Болгар истәлеге),
  • II Рождествено авыллыгы (Имәнкискә культурасы),
  • IV Рождествено авыллыгы һәм аның мәйданында III Болгар зираты (Имәнкискә культурасы),
  • V Рождествено авыллыгы (гомумболгар истәлеге),
  • VI Рождествено авыллыгы (бронзаның соңгы чоры дәвере истәлеге, Имәнкискә культурасы, монголларгача чор Болгар истәлеге),
  • I Рождествено каберлеге (Казан яны культурасы),
  • II Рождествено каберлеге һәм аның мәйданында IV Болгар зираты (Имәнкискә культурасы),
  • III Рождествено каберлеге (гомумболгар истәлеге),
  • IV Рождествено каберлеге (гомумболгар истәлеге).

XXI йөз башына күп ядкәрләр Куйбышев сусаклагычы сулары белән юылган һәм мәңгегә югалган.

Күренекле кешеләре

Авыл белән эшчәнлекләре бәйле шәхесләр:

В.Ф. Генинг (1924–1993) – археолог, тарих фәннәре докторы, 1950 елларда авыл янында Имәнкискә истәлекләрен казу эшләрен уздыра, “Археологические памятники у села Рождествено” китабы автордашы (1962);

М.И.Романычев (1923 елда туган) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, Октябрь Революциясе, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, “Комсомольский” совхозы директоры (1962–1985 елларда): ул җитәкчелек иткән елларда кош ите җитештерү фабрикасы, 2 бозаулар өчен бина, 2 клуб, балалар бакчасы, ашханә, хастаханә, мунча һ.б., 4200 кв. метр торак файдалануга тапшырыла.

Халык саны

1782 елда – 177,
1859 елда – 379 ир-ат;
1897 елда – 1102,
1908 елда – 1220,
1920 елда – 1317,
1926 елда – 1360,
1938 елда – 1876,
1949 елда – 1021,
1958 елда – 560,
1970 елда – 517,
1979 елда – 480,
1989 елда – 330,
2002 елда – 279,
2010 елда – 229,
2017 елда – 240 кеше (руслар – 83%, татарлар – 17%).