- РУС
- ТАТ
Проблемалар һәм аларны чишү юллары
Мәкаләдә Россия экспортының 3 төп системалы проблемасы аерып күрсәтелә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, шулай ук Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы биргән мәгълүматлар нигезендә 2007–2013 еллар чорында Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнешенең төп параметрлары үсеше тикшерелә. Мәкаләдә “Татарстан Республикасы экспорт корпорациясе” ачык акционерлык җәмгыятенең һәм Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәгенең 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре анализлана. Тикшеренүләрдә Татарстан Республикасында товарлар һәм хезмәтләр экспортының түбән күрсәткечләренең төп сәбәпләре күрсәтелә һәм төбәктә тышкы икътисади эшчәнлек дәрәҗәсен күтәрү буенча тәкъдимнәр әйтелә.
Сылтама ясау өчен: Хикматов Р.И., Гафурова Г.Т. Анализ экспортного потенциала Республики Татарстан: проблемы и пути решения // Научный Татарстан. 2014. №2. С.142–156.
Авторлар турында: Ренат Илдар улы Хикмәтов, икътисад фәннәре кандидаты; Гөлнара Тәлгать кызы Гафурова, икътисад фәннәре кандидаты
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.