Эчтәлек

1918 елның 8 июнендә Самараны Чех-словак корпусы басып алгач, Самара шәһәрендә оештырыла. Учредительләр җыены чакырылышына кадәр КОМУЧ үзен Самара губернасының вакытлы хөкүмәте дип игълан итә.

1918 елның июнь–август айларында комитет хакимияте Самара, Сембер, Казан һәм Уфа губерналарына тарала. КОМУЧ демократик ирекләр торгызылуын игълан итә, кызыл төстәге дәүләт флагын кабул итә, 8 сәгатьлек эш көнен билгели, эшчеләр конференцияләрен һәм крәстиян съездларын уздыруны, фабрика-завод комитетлары һәм профсоюзлар эшчәнлеген рөхсәт итә, Халык Армиясен формалаштыра, совет хөкүмәте декретларын юкка чыгара, хосусый сәүдә иреген игълан итә. Комитетта 5 кеше (беренче рәисе — эсер В.К.Вольский), август башында — 29, сентябрь башында — 71, сентябрь ахырында 96 кеше исәпләнә.

1918 елның 7 августында Казан Чех-словак корпусы гаскәрләре тарафыннан басып алынгач, КОМУЧ вәкиле Б.К.Фортунатов Казан губернасында совет хакимияте бәреп төшерелүе хакында игълан итә. Губернада эшләрне тәртипкә салу максатында ике урынбасары — татар халкы белән эшләү өчен И.С.Алкин һәм чуаш халкы белән эшләү өчен Г.Ф.Алюнов белән бергә гражданнар идарәсен оештыру буенча вәкаләтле В.Архангельский җибәрелә. Администрация идарәсен капитан Е.П.Калинин, кооперация эшен кооператор М.Пасков җитәкли. Казан гарнизоны командующие итеп генерал-лейтенант В.В.Рычков билгеләнә. Казан шәһәр думасы, земство органнары эшчәнлеге яңадан башлана. Гражданнар иҗтимагый оешмаларының барысы да махсус күрсәтмә буенча КОМУЧның махсус вәкилләренә буйсынырга тиеш була, аларның вазифаларына комитет хакимиятен ныгыту, Халык армиясен формалаштыруга һәрьяклап ярдәм итү, Вакытлы хөкүмәт чорында эшләгән хакимият органнарын яңадан торгызу, совет хакимияте органнарын һәр җирдә юкка чыгару керә.

КОМУЧка эсерлар җитәкчелек итүгә карамастан, алар кабул иткән карарларның күбесе капиталистик мөнәсәбәтләрне яңадан торгызуга юнәлтелә: Казандагы завод-фабрикаларның күбесе хуҗаларына кайтарып бирелә (шуның белән бергә аларга эшчеләрдән интенсив һәм яхшы сыйфатлы хезмәт таләп итү, дисциплинага буйсынмаучыларны һәм артык эшчеләрне эштән чыгару хокукы бирелә), күп кенә банклар киредән хосусыйлаштырыла.

Совет хакимиятен яклаучыларга карата комуччылар кырыс репрессив чаралар кулланалар, М.М.Вахитов, А.П.Комлев, М.И.Межлаук, Я.С.Шейнкман һ.б. үтерелә. Казанга эсерлар партиясе Үзәк комитеты әгъзалары Н.Н.Иванов, В.М. Зензинов, С.Н.Каллистов килә. Шунда ук Б.В.Савинков һәм «Ватан һәм хөрриятне саклау берлеге» әгъзалары А.П.Перхуров, А.Дикгоф-Деренталь, Ф.Клепиков һ.б. була. КОМУЧ сәясәтен Хезмәт халык-социалистик партиясе әгъзалары, меньшевиклар, кайбер татар, чуаш һәм мари милләтчеләре дә яклый.

КОМУЧ белән Җ.С.Алкин, А.Мамлиев, А.Килдишев актив хезмәттәшлек итә. Комуччылар Россия мөселманнарының тулы вәкаләтле вәкиле итеп Ә.Вәлидине таныйлар. И.С.Алкин вакытында Халык армиясенә матди ярдәм күрсәтү һәм кадрлар белән тәэмин итү өчен махсус мөселман коллегиясе оештырыла. Коллегия татарлар арасында агитация эшләре алып бара, җыелышлар һәм митинглар уздыра: 1918 елның 21 августында митингларның берсендә Г.Баттал иганә җыюны оештырырга, корал йөртә алырдай барлык ир-атларны Халык армиясенә керергә чакыра. И.С.Алкин Халык армиясе составында мөселман частьларын булдыру идеясе белән чыга (әмма ул тормышка ашырылмый кала). Гомумән, Казан губернасында халыкны һәм матди ресурсларны мобилизацияләү акрын бара. Казанлылар Халык армиясе ихтыяҗларына нибары 1255 мең сум акча җыялар. Бигрәк тә алпавытлар һәм крәстияннәргә карата алып барылган сәясәт бик уңышсыз була. «Җирне социализацияләү»не яклау белән бергә, комитет чынлыкта алпавыт җирбиләүчелеге кире кайтуга комачауламый. Комуччылар алпавытларга 1917 елгы уҗым ашлыгы уңышын җыеп алу хокукы биреп, крәстияннәрне үзләреннән читләштерәләр.

Крәстияннәр Халык армиясенә керүдән баш тарталар, кайбер өязләрдә (Тәтеш өязе Пролей-Каша авылында һ.б.) авыл халкы белән КОМУЧ отрядлары арасында кораллы бәрелешләр була. 1918 елның 3 сентябрендә Казанда Елга аръягы эшчеләре Халык армиясенә мобилизацияләнүгә каршы баш күтәрәләр. Аларга җавап итеп генерал-лейтенант В.В.Рычков шәһәрдә сугыш хәле игълан итә, атып үтерү белән янап эшчеләргә коралларын тапшырырга тәкъдим итә, шул рәвешле эшчеләр каршылыгының яңа дулкынын китереп чыгара. Баш күтәрү бастырыла. Шулай да 1918 елның 5 сентябрендә Казанда камалыш хәле кертелә. Халык армиясе берничә мәртәбә Кызыл Армия тарафыннан тар-мар ителә, һәм 12 сентябрьдә КОМУЧ Казаннан китә.

Уфа директориясе оештырылганнан соң, атамасы «Учредительләр җыены әгъзалары съезды» дип үзгәртелә (Уфа, аннары Екатеринбург шәһәрендә утырышлар уздыра). Адмирал А.В.Колчак түнтәрелешеннән соң, 1918 елның декабрендә, «Съезд...» әгъзалары кулга алына, аларның бер өлеше акгвардиячеләр тарафыннан атып үтерелә. Оешма юкка чыгарыла.

Әдәбият

Борьба за Казань. К., 1920; Кузнецов А. Казань под властью чехоучредиловцев // Пролетарская революция. 1922. № 8; 

Мухарямов М.К. Из истории иностранной военной интервенции и гражданской войны на территории Татарии (1918–1920). К., 1954; 

Литвин А.Л., Мухарямов М.К. Решающий рубеж. К., 1978.

Автор – Л.М.Айнетдинова