Биографиясе

1937 елның 21 гыйнвары, хәзер Белград өлкәсенең Алексеевка районы Алексеевка шәһәре — 2013 елның 29 августы, Казан.

1964 елда Казан консерваториясен (А.П.Колпинский классы) тәмамлый. 1960–1964 һәм 1965–1966 елларда Татар опера һәм балет театрында, 1964–1965 елларда — Чиләбе опера һәм балет театрында, 1966 елдан Татар филармониясе Дәүләт симфоник оркестрларында, 1990–2005 елларда ТР Телевидение һәм радиотапшырулар Дәүләт комитеты оркестрында, 2005 елдан Татар филармониясе Дәүләт эстрада-симфоник оркестрында. Бер үк вакытта, 1965 елдан, Казан консерваториясе каршындагы Махсус урта музыка мәктәбендә, 1992 елдан Казан консерваториясендә укыта.

Оркестрлар составында Голландия, Бельгия, Франция, Төркия һ.б. илләрдә гастрольләрдә була. Классик һәм хәзерге музыка әсәрләреннән төзелгән репертуар белән концерт эшчәнлеге алып бара.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Переложения для трубы и фортепиано. К., 2005.

Әдәбият  

Кантор Г.М. Казань музыкальная: Статьи, очерки, рецензии. К.–Йошкар-Ола, 1995.