Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына. Оешкан көненнән Тәмте районында. 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хуҗалык итү рәвеше

1921 елдан бинада – «Садвинтрест» совхозы идарәсе, 1932 елдан – Татарстан җиләк-җимеш тәҗрибә станциясе (1931 елда нигез салына; башта Казанда урнаша), 1956 елдан – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең бакчачылык бүлеге, 1969 елдан РАХФА Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты урнаша. Хәзер бина файдаланылмый, ул җимерек хәлдә.

Халкы ««Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең икенче филиалы «Тәмте» бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Поселокта РФА КГҮ Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының җиләк-җимеш культуралары селекциясе лабораториясе урнашкан.

Күренекле кешеләре

Агроном-җиләк-җимеш үстерүче, селекционер, ТАССР, РСФСРның атказанган агрономы Г.И.Розанованың (1913–1987 еллар) тормышы һәм эшчәнлеге Татар зональ тәҗрибә станциясе поселогы белән бәйле (1936–1979 елларда Татарстан җиләк-җимеш тәҗрибә станциясендә һәм Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли).

Мәдәният

Поселок территориясендә XIX йөз архитектура истәлеге – кенәз Гагариннар утар-сарае сакланган (Гагариннарның Тәмте утарлары идарәчесе конторасы) (эклектика элементлары кулланылган классицизм стилендәге ике катлы кирпеч бина).

Халык саны

1958 елда – 335,
1970 елда – 407,
1979 елда – 338,
1989 елда – 186,
2002 елда – 226,
2010 елда – 187,
2017 елда – 160 кеше (руслар – 57%, татарлар – 40%).