Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, почта бүлекчәсе, ат станциясе, 2 су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 734,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Курсабаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Алга» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Мөхәммәдиев). 1951 елдан авылда – «Яна юл» (үзәк утары – Курсабаш авылы), 1958 елдан – «Победа», 1993 елдан – бүленеп чыккан «Маяк» колхозлары, 1995 елдан – «Маяк», 2000 елдан – «Игенче» күмәк предприятиеләре, 2008 елдан «Курсабаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1995–2012 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда балалар бакчасы (2015 елдан, Курсабаш балалар бакчасы филиалы), клуб, фельдшер-акушерлык пункты (барысы да – 2016 елдан, күп функциялн үзәк бинасында), мәчет (2004 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 298,
1897 елда – 484,
1908 елда – 591,
1920 елда – 569,
1926 елда – 572,
1938 елда – 532,
1949 елда – 392,
1970 елда – 321,
1979 елда – 259,
1989 елда – 257,
2002 елда – 245,
2010 елда – 218,
2020 елда – 190 кеше (татарлар).