1895 елда Казан физика-математика җәмгыяте тарафыннан билгеләнә һәм һәр өч ел саен Н.И.Лобачевский фонды тарафыннан бирелә. Премия беренче тапкыр 500 сум күләмендә билгеләнә, аны Казан университеты профессоры А.В.Васильев (җәмгыятьнең рәисе, 1890–1906) рәислегендәге махсус комиссия карый. Конкурста катнашып та премия алмаганнар мактау хатларына лаек була.

Беренче премия 1897 елда Норвегия математигы Софус Лига рәвеш үзгәртүләр төркемнәре теориясе буенча хезмәтләре өчен бирелә. Шуннан соңгы елларда премияне күренекле немец математиклары В.Киллинг (1900) һәм Д.Гильберт (1904) ала. 1906 һәм 1909 елларда, тәкъдим ителгән хезмәтләрнең берсе дә лаеклы дип табылмау сәбәпле, премия бирелми. 1912 елда 2 премия — Германия галимнәре Л.Шлизенгер һәм Ф.Шурга бирелә, беренче хезмәт 1909 елда кичектерелгән була һәм ул җәмгыять тарафыннан алдан белдерелгән темага багышлана. 1915 елда премияне тапшыруга Беренче бөтендөнья сугышы комачаулый.

Октябрь революциясеннән соң Казан физика-математика җәмгыяте эшчәнлеге туктатылып тора. 1925 елда әлеге җәмгыятьнең үтенече белән премия яңадан тапшырыла башлый. 1927 елда ул немец математигы Г.Вейльгә, 1937 елда француз математигы Э.Катранга бирелә, яшь совет математиклары өчен махсус премиягә Саратов геометры В.В.Вагнер лаек була.

1947 елда СССР МС карары нигезендә Н.И.Лобачевский исемендәге премия СССР ФА карамагына күчерелә. Премия лауреатлары арасында А.Д.Александров, Н.Ф.Ефимов (СССР, 1951), А.В.Погорелов (СССР, 1959), Л.С.Понтрягин (СССР, 1966), Х.Хопф (Швейцария, 1969), П.С.Александров (СССР, 1972), Б.Н.Делоне (СССР,1977), С.П.Новиков (СССР, 1980), Г.Буземан (АКШ, 1983), А.Н.Колмогоров (СССР, 1986), Ф.Хирцебрух (Германия, 1989), В.И.Арнольд (РФ, 1992), Г.А.Маргулис (РФ, 1996), Ю.Г.Решетняк (РФ, 2001) һ.б. бар.

Әдәбият          

Бухштабер В.М., Новиков С.П. История премии им. Н.И.Лобачевского (к 100-летию первого присуждения в 1897 г.) // Успехи мат. наук. 1998. Т. 53, вып. 1;

Изотов Г.Е. Казанское физико-математическое общество. К., 2003;

Шапуков Б.Н. История премии и медали имени Н.И.Лобачевского // Тр. геометр. семинара. К., 2003. Вып. 24;

Герасимова В.М. Указатель литературы по геометрии Лобачевского и развитию её идей. М., 1952.

Автор — Б.Н.Шапуков