Биографиясе

Гомер еллары: 1844–1913. 1870 елларда татар телен өйрәнү өчен Казанга килә.

Фәнни эшчәнлеге

Казан губернасының Мамадыш, Лаеш, Казан өязләрендәге фольклор экспедицияләре нәтиҗәләре, шулай ук Казандагы фәнни эзләнүләре нигезендә Будапештта «Казан татарларының тел белеме» (1875) җыентыгын бастырып чыгара. Икенче киңәйтелгән басмада (1877) кереш мәкалә һәм керәшен татарларның фольклорына хас үрнәкләр: мәкаль, табышмак, борынгы җыр, бәет, әкиятләр, шулай ук Өй иясе, Су анасы, Шүрәле, Албасты, Убыр һ.б. әкият персонажлары турында мифологик хикәяләр бирелә.

1877 елда чыккан басма керәшен татарлар фольклорының барлык жанр төрләрен туплаган беренче һәм хәзерге көнгә кадәр бердәнбер җыентыгы булып санала.

Хезмәтләре

Kazani-tatar nuelvtanilmanyjk. I Fuzet. Kazani-tatar szovegek. Bdpst., 1877.

Әдәбият

Ярми Хәмит. Татар халкының поэтик иҗаты. Казан, 1967.