Тарихы

Авылга XIX йөздә (чама белән 1820 елда Покрово-Урустамак авылы аучылары тарафыннан) нигез салына. Революциягә кадәрле чыганакларда Заитово Узла исеме белән билгеле.

1860 елларда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда авыл халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 954 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы районында.

Хәзер Удмурт Ташлысы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Новая деревня” колхозы оештырыла. 1977 елда авыл “Дружба”колхозы составына керә, 1982 елда – “Югдон” колхозы. 2000 елдан “Югдон” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1961 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы бар (1987 елдан).

Мәдәният йорты каршында “Мертчан” фольклор ансамбле эшли (1985 елдан, оештыручысы – С.З.Смагулова).

Авылда төзекләндерелгән “Аз весь ву” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

В.В.Романов (1943 – 1989) – удмурт шагыйре.

Халык саны

1859 елда – 239,
1889 елда – 323,
1897 елда – 433,
1910 елда – 505,
1920 елда – 449,
1926 елда – 525,
1949 елда – 439,
1958 елда – 520,
1970 елда – 396,
1979 елда – 315,
1989 елда – 324,
2002 елда – 333,
2010 елда – 333,
2015 елда – 322 кеше (удмуртлар).