Биографиясе

1918 елның 10 октябре, Казан губернасы Тәтеш өязе, хәзер Апас районы Багыш авылы — 1981 елның 30 декабре, шунда ук.

Туган авылында колхозда эшли.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1030 нчы укчы полкның 76 мл лы туплар батареясында туп командиры (11 нче һәм 47 нче армияләрнең 260 нчы укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Демян оборона (1942) һәм һөҗүм (1943) операцияләрендә, Люблин-Брест (1944), Варшава-Познань, Көнчыгыш Померания һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (барысы да — 1945) катнаша.

1943 елның 21 ноябрендә Золотой Рог авылы (Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе Ветка шәһәреннән көньяк-көнбатыштарак) өчен барган (расчёты белән бергә дошманның 3 пулемётын, 2 блиндажын һәм 3 тубын юк итә), 1944 елның 6–8 июнендә Ковель шәһәре (Украина ССР) янындагы (дошманның 3 ут ноктасын юк итә, гаскәрнең алга китүенә булыша), 1945 елның 20–22 февралендә Шнайдемюль шәһәре (хәзер Пила шәһәре, Польша) өчен барган (туптан атып дошманның берничә ут ноктасын сафтан чыгара) сугышларда батырлык күрсәтә.

1945 елда демобилизацияләнә. Апас районының Чирмешән авыл советы рәисе булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Рощин И.И. Солдатская слава. М., 1988. Кн. 7;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин