- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лаеш районындагы авыл. Лаеш шәһәреннән 2 км көнбатыштарак, Куйбышев сусаклагычы яры буенда урнашкан
1930 елларда нигез салына.
Оештырылган вакытыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.
Хәзер Лаеш шәһәре белән шәһәр җирлеге составында.
Авыл территориясендә “Инжехим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1991 елдан), “Лаешагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте (1995 елдан), “ХаРаШа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2000 елдан) урнашкан.
2008 елга кадәр авылда мәдәният йорты, китапханә эшли.
1942 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1975 елда – сигезьеллык (яңа бинада), 1991 елда – урта, 2010 елда 3 нче тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2000 елдан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли.
Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла:
Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле шәхесләр:
М.И.Романычев (1923 елда туган) – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Иске Пристань авылы мәктәбе директоры (1948–1985 елларда), “Комсомольский” совхозы директоры (1962–1985 елларда).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.