Биографиясе

1944 елның 1 маенда Азнакай районы Тымытык авылында туган.

1962 елда Лубян урман техникумын, 1977 елда Казан университетын тәмамлый. «Волжская правда» (1968 елдан), «Советская Татария» (1970 елдан) газеталарында эшли, Татарстан, Мари, Удмурт республикалары буенча «Известия» газетасының үзхәбәрчесе (1975 елдан), «Татинком» компаниясе генераль директоры (1992 елдан), «Бан-Корп» корпорациясе һәм «Идел-Урал Телеком» Җаваплылыгы чикләнгән ңәмгыятьнең төбәк ассоциациясе директорлар советы рәисе (1994 елдан).

«Идел-Урал» мәгълүмат агентлыгы шеф-мөхәррире (1994 елдан). Шәрекъ гыйлеме халык китапханәсе» («Народная библиотека востоковедения») Хәйрия фонды рәисе.

Иҗаты

Илнең иҗтимагый-сәяси проблемаларына, икътисади үсешенә, КамАЗ һәм Татарстанның башка төзелешләрендәге хезмәт алдынгыларына, алдынгы тәҗрибәне куллану һәм ярыш хәрәкәтенең башка мәсьәләләренә, авылның иҗтимагый һәм мәдәни тормышын үстерүгә багышланган хезмәтләр авторы.

Бүләкләре

Республика Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1975), СССР Журналистлар берлеге бүләге лауреаты (1979).

Хезмәтләре

Москва–Сибирь–Тихий океан. М., 1978.

Нижнекамские зарисовки. Казань, 1996.

Менделеевские самоцветы. Казань, 1998.

Ровесник века. Казань, 2001.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Библиографический словарь. Казань, 2004. Т. 3.