Казанда 1917 елның июль–августында оештырыла. «Ирек», «Аваз» газеталары редакцияләре каршындагы сул эсерлар төркемнәрен һәм мөселман социалистлар комитетларының сул эсерлар фракцияләрен берләштерә.

Җитәкчеләре — Г.Ибраһимов, Ш.Әхмәдиев һ.б.

Казан һәм Уфа губерналарында Совет хакимиятен урнаштыруда катнаша.

Сул эсерлар фетнәсе вакытында (1918) совет хакимиятен яклап чыга. 1919 ел башында партия таркала, күп кенә әгъзалары РКП(б) сафларына керә.