Биографиясе

1805 елның 25 июле, Казан – 1842 елның 9 феврале.

Дворяннар нәселеннән, Казан җинаять эшләре мәхкәмәсе советнигы Абрам Гаврилович Дивовның (1761–1805 еллар) улы.

Диңгез кадет корпусын тәмамлый (1816 ел).

1818 елдан Балтыйк флотында хезмәт итә. Яшерен «Гвардия экипажы җәмгыяте» әгъзасы; Санкт-Петербургта һәм Украинада яшерен оешмалар булуы турында белә, республика идарәсе кертүне һәм хакимияттән император гаиләсен читләштерүне яклый.

1825 елның 14 декабрендә Сенат мәйданындагы баш күтәрүдә катнаша, шуннан соң кулга алына. Мәхкәмә утырышында үзенең актив декабристлар белән элемтәдә булуын инкарь итә; аларның язмышын җиңеләйтергә теләп, бөтен гаепне үз өстенә ала. Гомерлек каторга эшләренә хөкем ителә (соңыннан срок 20 елга кадәр киметелә); 1827 елда императорның яшерен әмере белән мәхкәмә билгеләгән сөрген Бобруйск крепостена җибәрү белән алыштырыла. Тоткынлыкта булу вакыты 1832 елда – 15, 1835 елда 13 елга кадәр кыскартыла. Азат ителгәч (1839 ел), 2 нче Кара диңгез линия батальонына рядовой итеп билгеләнә, 1841 елда Кавказ сапёрлар батальонына күчерелә. Тау халыклары белән бәрелеш вакытында җитди яралана.

Әдәбият

Гарзавина А.В. «...Отчизне посвятим души прекрасные порывы!». Казань, 1990;

Декабристы: Биогр. справ. М., 1988.