Биографиясе

1950 елның 19 августында Йошкар-Ола шәһәрендә туган.

Казан консерваториясенең фортепиано бүлеген (Э.Монасзон классы, 1973), Ленинград консерваториясенең орган бүлеген (Н.Оксентян классы, 1974) тәмамлый. Мәскәү консерваториясе каршында ассистентура-стажировка (Л.Ройзман җитәкчелегендә, 1979) уза.

1973 елдан Казан консерваториясендә махсус фортепиано кафедрасы укытучысы (1986 елдан махсус фортепиано һәм орган), 1989 елдан ректор, профессор (1992).

Шәкертләре арасында Бөтенроссия, халыкара конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары – Л.Камелина, Л.Лабзина, Д.Мееркова, Д.Зарецкий, Е.Базова.

Р.К.Абдуллин – беренче татар органчысы.

Иҗаты

Актив концерт эшчәнлеге алып бара. XV йөзләрдә иҗат иткән полифонистлардан алып XX йөзгә кадәрге чорда яшәгән композиторларның орган өчен язылган әсәрләреннән концерт цикллары башкара: «Орган музыкасы тарихыннан», «Бах, аңа кадәрге шәхесләр һәм замандашлары», «Әгәр Бах көндәлек алып барган булса» һ.б.

Ш.Шәрифуллинның «Борынгы татар халык көйләре темасына вариацияләр»ен, И.Якуповның «Прелюдия һәм фуго»сын, А.Миргородскийның «Полифоническая тетрадь» һәм татар композиторларының орган өчен язылган әсәрләрен беренче булып башкаручы.

М.Мусоргскийның «Картинки с выставки» циклыннан пьесалар, Н.Җиһановның 5 нче симфониясеннән Largo, Ф.Әхмәтовның «Истәлек» әсәре һәм орган өчен эшләнгән башка оригинал эшкәртмәләр авторы.

Шулай ук пианист буларак та чыгышлар ясый (солист һәм ансамблист).

Таллин, Вильнюс, Рига, Пицунда шәһәрләрендә узган орган музыкасы фестивальләрендә катнаша, Германия, Италия, Англия, Швеция, Голландия һ.б. чит илләрдә гастрольләрдә була.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге (1988), РФнең Дәүләт бүләкләре (2000) лауреаты.

Әдәбият

Галеев Б. Замечательный цикл // Советская музыка. 1981. № 9.

На новых рубежах. Фортепианный факультет // Казанская государственная консерватория. Казань, 1998.