Эчтәлек

Сюжет нигезендә борынгы «әсир хатын-кыз» мотивы ята. Анда үзара сугышларда җиңелгән ыругтан бай хатын-кызларны әсир төшерү гадәте чагылган. Бәетнең барлыкка килү вакыты XIV–XVI йөзләргә карый, хатын-кыз исеменә «солтан» титулын кушу да шуны дәлилли. Ханәкә исеменең төрки халыклар эпосында Каныкәй, Ханыкәй, Җаныкәй, Таныкәй төрләре дә киң таралган. Бәет, әсирлеккә төшкән кызның фаҗигале язмышын, аның элеке бай һәм әсир төшкәннән соңгы ярлы тормышын чагыштырып ачып бирә. Яхшы шартларда яшәп, сафьян артык каты, шикәр балсыз тыелган назлы кыз чабата кияргә һәм кипкән ипи ашарга ияләшергә тиеш була («...Сәхтиян кимәс наз идем, Чабата тапмай барамын...Шикәр лә капмас наз идем, Сохари тапмай барамын»).

Әсәргә хас лиризм, хатын-кыз язмышы турындагы бәетләр циклында аеруча үсеш ала. «Ханәкә солтан бәете» нең жанр үзенчәлекләре һәм Ханәкә-солтан образы төрки-монгол халыклары эпосына бик якын (үзбәк дастаны «Кёр-оглы», кыргыз эпосы «Манас» һәм татар дастаны «Идегәй»).

Бәетнең кулъязмалары ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор фондында саклана. «Ханәкә солтан бәете» н беренче тапкыр Һ. Атласи «Казан ханлыгы» китабында (1920) «Илаһи йыру» исеме астында бастыра.

Әдәбият

Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы. Феодализм дәвере. К., 1925; 

«Ханәкә-солтан бәете» // Татар халык иҗаты: Тарихи һәм лирик җырлар. К., 1988; 

Урманче Ф. Бәетләр // Татар халык иҗаты: Дәреслек. К., 2005.

Автор — Ф.И.Урманчеев