Эчтәлек

1813–1823 елларда Успение Елантау монастыре башлыгы Амвросий (Сретенский) башлангычында монастырь халкы җыйган акчага, император Александр I карары нигезендә кәшәнә һәм 1552 елда Казанны яулап алганда һәлак булган рус сугышчыларының туганнар каберлеге урынында Петербург архитекторы Н.Ф.Алфёров проекты буенча төзелә. Төзелеш белән архитектор М.Е.Емельянов җитәкчелек итә.

1830–1832 елларда храм-һәйкәл архитектор П.Г.Пятницкий проекты буенча реконструкцияләнә: гөмбәзләре һәм ярымшары яңадан корыла, яр буйлары ныгытыла, көнчыгыш якка баскыч урнаштырыла. 1830 елда һәйкәл Казан сәүдәгәрләр җыены карамагына тапшырыла, 1870 елдан шәһәр үзидарәсе оешмаларына бирелә (храм чиркәве Успение Елантау монастырена беркетелә). 1834 елда һәйкәл әйләнәсе тимер чылбырлы таш баганалар белән корып алына; 1837 елда пирамиданың диварлары табаклы калай белән ябыла, кара төскә буяла, портиклары агартыла.

Бина планда эчке гөмбәзле, яклары 20 м лы квадратка утыртылган кисек пирамида рәвешендәге корылма тәшкил итә. Дүрт фасадның һәр ягында бинага керү урыннары булган ике колонналы дорик портиклар төзелгән; һәр портикка киң баскыч тоташтырылган. Бинада искә алу тантаналары үткәрү чиркәве урнашкан. Төрбәгә көньяк портиктан гөмбәзсыман җир асты куышы аша таш баскыч алып бара. Пирамида почмакларына хөҗрәләр корып куелган. Мемориаль чиркәү интерьеры (сакланмаган) ампир стилендә төзелгән; портикларның фронтоннары тасмалы такыялар, эчке диварлары сөңгеләр һәм кечкенә балталар бәйләме белән бизәлгән.

1836 елның августында һәйкәл-төрбәдә император Николай I, 1839 елның июлендә аның улы тәхет варисы Александр була.

1918 елда храмда дини йолалар башкару туктатыла.

Баштарак һәйкәл Казансу елгасының иске агымындагы биек сул як ярында тора. 1958 елда Идел суның биеклеге күтәртелгәннән һәм Казан тирәли саклау дамбалары төзелгәннән соң, ул кечкенә утрауда, су басу зонасында кала.

2005 елда чиркәү карамагына тапшырыла, приход храмы буларак файдаланыла.

Әдәбият  

Гавриил (Воскресенский). Историческое описание Казанского Успенского второклассного Зилантова монастыря и Казанского памятника... К., 1840;

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982;

Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI — начало XX веков). К., 1998;

Православные храмы Татарстана: Альбом. К., 2000.

АвторларХ.Г.Надыйрова, Е.В.Липаков