Тарихы ТАССР Халык Комиссарлары Советы Икътисади киңәшмәсе (ЭКОСО) каршында Эчке сәүдә комиссиясе (ТАССР Халык Комиссарлары Советы Икътисади киңәшмәсенең 1923 ел 29 ноябре карары нигезендә) төзелүдән башлана. Эчке сәүдә комиссиясе СССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1924 ел 9 май һәм Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1924 ел 22 декабрь карарлары белән — ТАССР Эчке сәүдә халык комиссариаты, ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1927 ел 24 гыйнвар карары белән ТАССР Сәүдә халык комиссариаты итеп үзгәртелә, ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1931 ел 4 гыйнвар карары белән гамәлдән чыгарыла (вазифалары ТАССР Тәэминат халык комиссариатына тапшырыла), ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумының 1934 ел 29 август карары белән — ТАССР Эчке сәүдә халык комиссариаты, ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумының 1938 ел 3 февраль карары белән ТАССР Сәүдә халык комиссариаты буларак кабат торгызыла. Сәүдә сәясәтен җитәкли, эчке сәүдә әйләнешен көйли, эчке базар һәм дәүләт сәүдәсе үсешенә булышлык итә, финанс, кредит һәм сәүдә статистикасын оештыру мәсьәләләрен хәл итә, халыкны икмәк белән тәэмин итә, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары, чимал һәм кыйммәтле җәнлек тиреләре әзерләүне оештыра; 1930 еллардан тулаем җитәкчелек, җирле сәүдә һәм уку йортлары эшчәнлеген көйләү һәм тикшереп тору, товар әйләнешен планлаштыру һәм җәелдерү, бәяләр билгеләү буенча чаралар күрү һ.б. аңа йөкләнә. 1920 елларда – эшләр башкару идарәсен, планлаштыру-икътисад, стат. һәм икътисад, авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләүне көйләү, сәүдә инспекциясе, тәэминат, сәнәгать товарлары, кадрлар бүлекләрен, бухгалтерияне; 1930–40 елларда адм.-хуҗалык, азык-төлек товарлары, сәнәгать товарлары, сәүдәне оештыру, планлаштыру-икътисад, җәмәгать туклануы, колхоз сәүдәсе, кадрлар бүлекләрен ; бәяләр, җиләк-җимеш һәм яшелчә секторларын; бухгалтерияне; контроль-исәп бюросын; ярдәмче хуҗалык белән идарә итү төркемен үз эченә ала. Халык комиссариаты эчке сәүдә буенча кантон вәкилләрен (1930 елга кадәр), 70 район һәм 3 шәһәр сәүдә бүлеген (1930–40 елларда), 84 торгны берләштерә. ТАССР Үзәк башкарма комитетына, ТАССР Халык Комиссарлары Советына һәм РСФСРның шул ук исемдәге Халык комиссариатына буйсына.

ТАССР Сәүдә халык комиссариаты ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән ТАССР (1990 нан — ТССР, 1992 дән — ТР) Сәүдә министрлыгы, ТР Дәүләт Советының 1996 ел 25 апрель карары белән — ТР Кулланучылар һәм сәүдә министрлыгы, ТР Дәүләт Советының 1998 ел 21 декабрь карары белән — ТР Икътисади хезмәттәшлек һәм сәүдә министрлыгы, ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары белән — Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы, ТР Президентының 2007 ел 10 июль Указы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы итеп үзгәртелә. Министрлык планлаштыру, сәүдәне оештыру һәм көйләү белән шөгыльләнә, сәүдә итүче предприятиеләр эшен контрольдә тота; 1990 еллар уртасыннан кулланучылар базары, сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, икътисади хезмәттәшлек өлкәсендә дәүләт сәясәте алып бара. XXI йөз башында тышкы сәүдә эшчәнлеге белән идарә итә, эчке сәүдә базарының товарлар һәм хезмәт күрсәтү белән тәэмин ителешен көйли; 2007 елдан сәнәгать һәм кулланучылар базары өлкәсендә, халыкара, төбәкара һәм тышкы икътисади бәйләнешләр белән идарә итүдә дәүләт сәясәте үткәрә. 1940–1960 елларда Министрлык составына – адм.-хуҗалык, планлаштыру-финанс, сәүдә, җитештерү-технология, сәүдәне оештыру, җәмәгать туклануы, кадрлар бүлекләре; хәзерләүләр, бәяләр, икмәк һәм икмәк продуктлары белән сәүдә итү секторлары; 1970–1980 елларда — гомуми, планлаштыру-икътисад, азык-төлек товарлары сәүдәсе, сәнәгать товарлары сәүдәсе, финанс, бухгалтер исәп-хисабы, контроль һәм ревизия, капиталь төзелеш, сәүдәне оештыру, кадрлар бүлекләре; яңа техниканы кулланышка кертү, хезмәтне фәнни оештыру, икътисади мәгълүмат һәм сәүдә конъюнктурасы лабораторияләре; укыту-методика кабинеты; архив; XXI йөз башында — халыкара тышкы икътисади бәйләнешләрне координацияләү, төбәкара хезмәттәшлекне координацияләү, презентация чаралары, рәсми беркетмәләр, рәсми тәрҗемәләр, базарны яклау, продукция һәм хезмәт күрсәтүне тәкъдим итү, сәүдә йортларына аудит уздыру һәм вәкиллекләр челтәре, маркетинг, продукция һәм хезмәт күрсәтү логистикасы үсеше, күргәзмә чараларына ярдәм, чит ил инвестицияләре катнашындагы проектларны координацияләү, экспорт программаларын яклау һәм эчке икътисади эшчәнлекне анализлау, федераль программаларны тормышка ашыру, халыкара икътисади оешмалар белән хезмәттәшлекне координацияләү, махсус икътисади зона белән эшләү; бюджетны планлаштыру һәм финанс, хокук, кадрлар һәм кадрлар сәясәте; гомуми, бинаны тоту бүлекләре; икътисади куркынычсызлык, электрон документ әйләнеше, дәүләт заказы секторлары; 2007 елдан — машина-төзелеше комплексы; оборона комплексы; сәнәгатьнең тармак идарәләре; сәнәгать һәм сәүдәнең кадрлар потенциалын анализлау; эшмәкәрлекне үстерү; инвестиция эшчәнлеге; инновацион эшчәнлек; энергетика комплексы һәм энергетика ресурсларын саклау; нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплекслары; нефть чыгару комплексы; газ инфраструктурасын үстерү һәм җылылык-энергетика ресурслары белән тәэмин итү; БДБ илләре белән халыкара икътисади бәйләнешләр һәм хезмәттәшлекне координацияләү; рәсми беркетмәләр; тәрҗемәләр; республика һәм федераль экспортны үстерү һәм эчке икътисади эшчәнлек анализы программалары; халыкара финанс оешмалары белән хезмәттәшлекне координацияләү; РФ төбәкләре белән хезмәттәшлекне координацияләү һәм сәүдә йортларын үстерү; кулланучыларга хезмәт күрсәтү базарын үстерү һәм анализлау; сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм җәмәгать туклануын үстерү программаларын тормышка ашыру; күргәзмә эшчәнлеген планлаштыру; сәнәгать һәм кулланучылар базарының стратегик үсеше һәм маркетинг; җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге аудиты; мәгълүмати технологияләрне үстерү; сәнәгать һәм кулланучылар базары икътисади анализы; оештыру эшләре; эшләр башкару; гомуми; мәгълүмати материаллар һәм презентация чаралары әзерләү; мобилизация эшләре; хокук; финансларны планлаштыру, исәп-хисап; кадрлар; сыйфат менеджменты системасы бүлекләре; дәүләт заказы секторы керә. 1980 елларда Министрлык системасында 2 шәһәр идарәсе, 43 район һәм шәһәр сәүдә бүлеге, 3,5 меңгә якын предприятие исәпләнә. ТР Президентына, ТР (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советы) Министрлар Кабинетына һәм РСФСРның шул ук исемдәге министрлыгына буйсына.

Халык комиссарлары һәм министрлар: А.Н.Злобин (июнь–октябрь, 1924), В.И.Исхаков (октябрь, 1924–1926), В.Н.Ануфриев (1926–1927), И.М.Бажанов (1927–гыйнвар, 1930), В.Н.Никольский (гыйнвар–ноябрь, 1930), Н.И.Анцишкин (ноябрь, 1930–1931), М.И.Залинский (1934–1936), Н.М.Скоморовский (1936–1937), Е.П.Павлова (1937–1938), Д.В.Павлов (1938–1939), Г.Л.Әхмәдуллин (1939–1940), М.М.Архипов (1940–1942), П.А.Щелчков (1942–1943), И.Я.Морозов (1943–1944), Х.Х.Мөхәммәтҗанов (1944–1947), В.А.Чванов (1947–1956), М.М.Талантов (1956–1958), М.И.Исмәгыйлев (1958–1962, 1964–1967), М.Ш.Шакиров (1962–1964), И.А.Ташбулатов (1967–1979), Ф.Б.Баһаветдинов (1979–1987), Р.Ф.Моратов (1987–1989), Ф.Х.Мөхәммәтшин (1989–1990), А.И.Нуруллин (1990–1996), А.И.Конюшева (1996–1997), И.З.Тимергазиев (1997–1998), Х.М.Салихов (1998–2007), А.А.Когогин (2007–2009), Р.Х.Зарипов (2009–2015), А.Ә.Кәримов (2015 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов