Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Троицкое буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. Авылда М.И.Запольский, А.Е.Износков, Н.И.Щеголев, А.И.Якоби, П.П.Котелов һ.б.ның биләмәләре була.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Троица чиркәве (1751, 1938 елда ябыла, хәзер сакланмаган), земство мәктәбе (1881 елда ачыла), 2 җил тегермәне, тимерчелек, казна шәраб кибете һәм 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 599 дисәтинә тәшкил итә.

Гражданнар сугышы чорында авыл территориясендә кызылармиячеләр – Азин дивизиясенең бер өлеше урнаша, 1918 елның сентябрендә шуннан Кызыл Армиянең Казанны азат итү максатында һөҗүме башлана.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кощаково волосте үзәге була.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1957 елның 30 октябреннән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч районында.

Хәзер – Кощаково авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елларның икенче яртысында авыл һәм «Кощаковский» җәнлекчелек совхозы поселогы берләштерелә, 1988 елның 30 маенда Барановка авылы (юкка чыккан) кушыла, 2000 елның 20 декабрендә авылның бер өлеше мөстәкыйль торак пункт – Иске Кощаково авылы буларак бүлеп чыгарыла.

1930 елда «Борьба» колхозы о (беренче рәисе – К.П.Гаврилов) оештырыла. 1950 елда «Красная Званка» колхозы (үзәк утары – Званка авылы) белән бергә – «Смена» колхозына (үзәк утары – Царёво авылы, үзәк утары Кощаково авылына күчерелә), 1957 елда хуҗалык Бөреле җәнлекчелек совхозының Кощаково бүлекчәсенә (авылда – 1950 елдан, Казан шәһәр яны совхозлары трестының 9 нчы совхозы җирлегендә оештырыла, аңа шулай ук хәзер сакланмаган Барановка, Крутовка, элеккеге Челышев утары керә) кушыла. 1958 елда «Кощаковский» җәнлекчелек совхозы итеп үзгәртелә (беренче директоры – К.Ф.Фәрхетдинов, үзәк утары Барановка авылында урнаша), 1966 елда авыл совхоздан бүленеп чыга, «Правда» колхозы оештырыла, 1969 елда «Пригородный» совхозына кушыла.

1951 елда җәнлекчелек совхозында – йорт куяннары фермасы, 1953 елда ак төлкеләр фермасы (чәшкеләр һәм ак төлкеләр китерелә) булдырыла. Җәнлекләрнең кырылуы сәбәпле 1956–1958 елларда соңгысының эшчәнлеге тукталып тора.

1974 елда нәселле җәнлекчелек совхозы төзелә, 1995 елда аңа «Шигалеевский» совхозынының Яңа Шигали бүлекчәсе кушыла, 2002 елда хуҗалык – «Кощаковский» авыл хуҗалыгы предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте, соңрак шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә; җитештерүнең төп тармагы – затлы мехлы җәнлекчелек (эшчәнлегенең башка тармаклары – кошчылык, яшелчәчелек, бөртекле һәм кузаклы культуралар игү). 1997 елдан мех өс киемнәре тегү цехы эшли, 2006 елдан продукция Казан шәһәре кибетләренең берсендә сатыла.

Совет чорында авылда товарлыклы сөтчелек фермасы (1969 елдан – нәселле мөгезле эре терлек фермасы, 1972 елда бетерелә, 1987 елда кабат төзелә), нәселле йорт куяннары фермасы (1970 елдан), нәселле җәнлекчелек фермасы (1974 елдан), затлы мехлар эшкәртү цехы (1974 елдан), мехлар һәм күн чимал эшкәртү цехы (1989 елдан) эшли. 1978 елда совхоз продукциясе Лондонда уздырылган халыкара күргәзмәдә күрсәтелеп, икенче урынны яулый. Совхоз В.А.Афанасьев исем. Затлы мехлы җәнлекчелек һәм йорт куяннары үрчетү фәнни-тикшеренү институтының база хуҗалыгы булып тора.

Хуҗалыкта 23 мең кв.м торак, балалар комбинаты, 2 медицина профилакторие (1979, 1981), даруханә, көнкүреш йорты (1986), терлекчеләр йорты (1986), мунча, 2 ашханә, хастаханә (1958 елдан, элек – фельдшер-акушерлык пункты, 1983 елдан – яңа бинада, 1997 елда бетерелә), биологик чистарту станциясе, мәдәният йорты каршында музыка мәктәбе (1980 елдан), сәнгать мәктәбе (1988 елдан, хәзер – мәктәптәге түгәрәк) төзелә.

Совхоз Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Авыл янында «Сталькомплект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте предприятиесе (2017 елдан, төзелеш материаллары җитештерә), запаслары 6 млн куб.м дан арткан Кощаково комсу балчык чыганагы (1967 елда ачыла, 19823 елдан файдаланыла, 120 куб.м комсу балчык чыгарыла) урнашкан. Кощаково чыганагыннан Казанның кирпеч заводлары чимал ала, «Керамик» акционерлык җәмгыяте эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 елда хәзерге Иске Кощаково авылы территориясендә башлангыч мәктәп җирлегендә җидееллык мәктәп ачыла, 1958 елда Кощаково авылы совхозында яңа төзелгән бинага күчерелә, 1961 елда – сигезьеллык, 1967 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1975 елдан – яңа бинада).

1960 елдан кичке урта мәктәп эшләп килә.

2008 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы һәм җитәкчесе – Н.П.Павлова), экспозициясен элеккеге Сугышчан һәм хезмәт даны музее (1986–1994 елларда совхоз конторасы каршында эшли, оештыручысы – С.Ф.Горшунов, музей советы рәисе – П.З.Иванов) экспонатлары били.

Авылда:

  • мәдәният йорты (1950 елдан – клуб, 1971 елдан – яңа бинада),
  • китапханә (1956 елдан – күчмә китапханә, 1958 елдан – совхоз уку өе, 1962 елдан – аерым бинада, 1971 елдан – мәдәният йорты бинасында, 1974 елдан – аерым бинада, 2004 елдан – балалар бакчасы бинасында, 2011 елдан – мәдәният йорты бинасында),
  • «Теремок» балалар бакчасы (1982 елдан),
  • мәдәният һәм ял паркы (1988 елдан, 2017 елда реконструкцияләнә),
  • табиблык амбулаториясе (2019 елдан – яңа бинада),
  • Троица чиркәве (1994 елдан),
  • шулай ук төзекләндерелгән «Флотский» чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында:

  • «Гретта» хореография ансамбле (2000 елдан, 2008 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 2012 елдан) – халык ансамбле, оештыручысы һәм җитәкчесе – Л.В.Александрова),
  • «Кощаковский сувенир» вокаль-хореография коллективы,
  • «Весёлые нотки» һәм «Супердетки» вокаль ансамбльләре (барысы да – 2000 елдан),
  • «Созвездие» театр студиясе (2003 елдан) эшли.

2014 елда авыл зиратында 1942 елда сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булган ун очучыга һәйкәл куела.

Авылда археология истәлеге – Кощаково табылдыгы (бронза гасыр) ачыклана.

Күренекле кешеләре

О.А.Якимов (1975 елда туган) – биология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Авыл белән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган зоотехнигы Н.Б.Вәлиевның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле (1970–1993 елларда «Кощаковский» җәнлекчелек совхозы директоры, аның җитәкчелегендә совхоз тармактагы иң алдынгы предприятиеләрнең берсенә, республика һәм РФ күләмендә җәнлекчелек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу үзәгенә әверелә).

1876–1877 елларда авылда Ф.И.Шаляпин яши.

Мәдәният йорты каршында уздырылган «Кино дөньясында» кинолекторие кысаларында кино актерлары М.А.Кузнецов, Л.И.Хитяева (1973 елда), М.М.Кокшенов, К.С.Лучко һ.б. булып китәләр.

Халык саны

1782 елда – 106 ир-ат;
1859 елда – 270,
1897 елда – 345,
1920 елда – 387,
1926 елда – 439,
1949 елда – 839,
1958 елда – 775,
1970 елда – 1351,
1979 елда – 1442,
1989 елда – 1731,
2002 елда – 1776,
2010 елда – 1901,
2020 елда – 2552 кеше (руслар).