Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә урнашкан була.

1927 елдан Лаеш районы Япанча авыл советы составында. Халык саны – 827 кеше (1930 ел., татарлар), 751 кеше (1939 ел., татарлар).

1955–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, халкы Лаеш районы Яушыек, Татар Кабаны, Астраханка авылларына күчерелә.