Төньяк ярымшарның уртача поясында , РФ дә барлык җирдә үсә.

Тамыры нәзек, үзәк тамырлы. Сабагы 20–100 см биеклектә. Түбәнге яфраклары яшел, каты төкле, күп өлеше лирасыман, калганнары — күгелҗем, йомыркасыман-ланцетсыман, йөрәксыман төбе белән сабакларны урап ала (яшь яфракларын салат өчен кулланырга ярый). Чәчәкләре сары, чукта утыра. Җимеше — кузакчык, конуссыман очлы, озынлыгы 3–5 см. Орлыклары шарсыман, соры кунык белән кызгылт-көрән төстә.

Сидераль һәм май культурасы. 35–45% шепкән мае бар, аның яртысыннан артыгы физиологик актив май кислоталарыннан тора (олеиновая һәм линолевая); 1000 орлыкның авырлыгы 1,5–3,2 г.

Түбе авыл хуҗалыгы терлекләренең барлык төрләре өчен югары аксымлы терлек азыгы концентраты буларак кулланыла.

Көзге һәм язгы формалары бар.

Баллы үсемлек.

ТРда «Восточная» сорты зур булмаган мәйданнарда, башлыча Апас һәм Буа районнарында үстерелә.