Татарларның Халык мәгарифе министрлыгының 1892 елның 10 июльдә кабул ителгән циркулярына каршы 1892–1894 елдагы хәрәкәте.

Циркуляр нигезендә Казан, Мәскәү, Оренбург уку-укыту округлары татар мәктәп-мәдрәсәләрендә рус цензурасы ризалык биргән китапларны гына куллану рөхсәт ителә, кулъязма һәм чит илләрдә басылган китапларны кулланыштан алырга күрсәтмә бирелә; чит илләрдә белем алган руханиларга укыту тыела.

Циркуляр басылып чыгу һәм хакимиятләрнең аны тормышка ашыру буенча гамәлләре (китапларны тартып алу өчен урыннарга жандармнар җибәрү һ.б.) татарлар арасында чуалышларга китерә.

Авыл җәмәгатьләре каршылык күрсәтәләр, патша хакимияте вәкилләрен кыйныйлар.

Татар буржуазиясе һәм руханилары, циркулярны гамәлдән чыгаруны таләп итеп, югары инстанцияләргә үтенечләр тапшыру кампаниясен оештыралар.

1894 елда циркуляр вакытлыча гамәлдән чыгарыла.

1897 елда билгеләнгән Беренче халык санын исәпкә алуга каршы 1896–1897 елдагы халык кузгалышы.

Халык санын исәпкә алу башланганчы хакимиятләр тарафыннан татар халкына аның максаты, төп бурычлары аңлатыла, татар авылларында брошюралар (татар телендә) таратыла.

Татар халкы исәпкә алуны көчләп чукындыруның яңа омтылышы буларак кабул итә. Чукындыру турында имеш-мимешләр таратуда һәм халык санын исәпкә алуга карата тискәре караш формалаштыруда мөселман руханилары актив катнаша.

Крәстияннәр халык санын исәпкә алучыларга каршылык күрсәтәләр, хисапчыларны, җирле хакимият вәкилләрен кыйныйлар һәм куалар, хакимиятләргә үтенечләр тапшыралар.

Баш күтәрү Урта Идел буендагы татар авылларының төп өлешен колачлый. Казан губернасында каршылык хәрәкәтендә 220 дән артык татар авылы халкы катнаша.

8 өяздә халык санын исәпкә алу хәрби командалар катнашында уздырыла. Хакимиятләр тән җәзасын киң кулланалар.

1897 елның гыйнвары ахырында баш күтәрү бастырыла.

Әдәбият

Загидуллин И.К. Перепись 1897 года и татары Казанской губернии. Казань, 2000.

Автор – И.К.Заһидуллин