Олы Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 117,2 км, бассейнының мәйданы 1864 км2. Елга башы Чирмешән районы Әмир авылы янында, Аксубай районы территориясе буенча ага, тамагы Нурлат районы Салдакай авылыннан 5 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 69 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 38%.

Олы Сөлчәнең 34 кушылдыгы бар, иң зурлары – Сөлчә (21,5 км), Кече Сөлчә (66,2 км), Сәләнгеш (21,6 км) – уң, Зирекле (10,1 км) – сул кушылдык. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/км2. Олы Сөлчәнең үзәне асимметрияле, уң сөзәклеге текәрәк; киңлеге – тамак өлешендә 2-3 км га кадәр. Тугае ике яклы, тигез түгел. Елга юлы бормалы, киңлеге 5-8 м. Плесларда зур тирәнлекләр – 1-1,5 м һәм перекатларда – 0,3-0,7 м. Агым тизлеге 0,2 дән 1 м/с ка дәр. Елга режимы 1934-1964 елларда Нурлат районы Мамык авылы янында гидрологик постта өйрәнелә. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу вакытына еллык су агымының 90% ы туры килә. Мамык авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәнешләре 4,5 м (иң зуры 6 м) тәшкил итә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 97 мм, ташу вакытында су катламы 89 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана, 25-30 көн дәвам итә. Олы Сөлчә ноябрь башында туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 76 см га җитә. Югары агымында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,049 м3/с һәм елга тамагында 0,525 м3/с.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, бик каты (язын 9-12 мг-экв/л), кышын һәм җәен (20 мг-экв/л дан күбрәк). Гомуми минеральләшүе язын 100-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Олы Сөлчә бассейнында су күләме 24 млн м3 булган 25 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.

Олы Сөлчә – ТРның табигать истәлеге (1978).