Географик урнашуы

Татарстанның көньяк төбәгендә, Ульяновск – Уфа тимер юлындагы Нурлат станциясеннән 58 км төньяктарак, Кече Сөлчә елгасы буенда урнашкан.

Казаннан 210 км ераклыкта.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән Октябрь районында, 1965 елның 12 гыйнварыннан район үзәге.

Тарихы

Поселокка XVII йөзнең икенче яртысында ясаклы һәм ясаксыз чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Троицкий исеме белән дә билгеле.

Аксубайның беренче халкы чуашлар була, соңыннан бирегә Казан губернасының Спас өязе Пичкас авылы руслары күчеп килә.

1749 елда Аксубай приходы булдырыла һәм Троицкий чиркәве төзелә, 1800 елда изге Феодосий Тотемский исеменә янкорма белән яңа бина төзелә. 1855 елда чиркәү яна, башта аның урынына кәшәнә, 1864 елда чаң манарасы белән яңа агач чиркәү төзелә. 1891 елда, авылның үзәк өлешен юкка чыгарган көчле янгын вакытында чиркәү бинасы да зыян күрә.

1898 елда алпавытлар М.Новосельцев, В.Марковников, И.Жукованың һәм гади халыкның иганә акчасына биш гөмбәзле таш собор салына, 1914 елда изгеләндерелә, үзәк изгеләштерү өстәле (престол) – Троицкий, янкормаларның берсе изге Феодосий Тотемский хөрмәтенә (1930 елларда собор сүтелә, кирпеченнән мәдәният йорты, чуаш педагогика училищесе (1932−1956 елларда эшли), тулы булмаган урта мәктәп, кибет, җәмәгать мунчасы төзелә).

1860 елларга кадәр халкы алпавыт (XIX йөзнең беренче яртысында алпавытлар М.Стрижев, А.М.Донауров карамагында) һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау һәм тимерчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында Аксубайда волость идарәсе урнаша (1862 елдан), җир банкы 1913 елдан), фельдшерлык пункты, ярма ярдыру тегермәне, 3 тимерче алачыгы, 7 вак-төякләр, шәраб һәм 3 сыра кибете була, җомга саен базар, һәр елның июнендә ярминкә эшли.

1850 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1867 елда бер класслы рус-чуаш катнаш земство мәктәбенә үзгәртелә (1875 елда 43 ир бала укый, 1895 елда – 70 ир бала һәм 26 кыз бала). 1910 елда бер класслы кыз балалар мәктәбе ачыла, 1911 елда – өч класслы техник һөнәр училищесе.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Аксубайда “Октябрьнең унике еллыгы” һәм Ульянов исемендәге колхозлар оештырыла, 1930 елда алар Киров исемендәге колхозга берләшә. 1956 елда “Большевик” совхозына үзгәртелә, 1957 елда аның составына Чкалов исемендәге колхоз керә (Югары Баланда авылы), 1961 елда исеме “Аксубай” совхозына үзгәртелә. 1961 елда аның составына Хрущёв исемендәге колхоз (Рус Кармәте авылы) керә.

1995−2006 елларда “Аксубай” күмәк предприятиесе, 1981 елда аның составыннан “Баланда” (Югары Баланда авылы) совхозы аерылып чыга. Хәзер “Агрофирма “Аксубай” һәм “Агрофирма Актай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр эшли.

1931 елда Аксубай һәм Донауровка арасында Аксубай районында беренче машина-трактор станциясе ачыла, 1958 елда техника ремонтлау станциясенә үзгәртелә, 1961 елда – “Сельхозтехника”.

1935 елда кирпеч заводы һәм аэродром ачыла, 1946 елда – янгын вышкасы.

Аксубайда “Аксубай май җитештерү заводы” ачык акционерлык җәмгыяте (1931 елдан), “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең асфальт-бетон заводы, “Энергосервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда тулы булмаган урта, 1935 елда – урта мәктәпкә, 1998 елда – гимназиягә, 2012 елда лицейга үзгәртелә.

1932 елда Сөнчәле кызыл яшьләр мәктәбе базасында чуаш педагогика техникумы оештырыла, 1937 елда педагогика училищесенә үзгәртелә, 1936 елда училище Сөнчәле авылыннан Аксубайга күчерелә (яңа бина төзелә), 1956 елда ябыла.

1993 елда 2 нче номерлы урта мәктәп ачыла, 2003 елда – 3 нче номерлы урта мәктәп.

Аксубайда:

  • балалар сәнгать мәктәбе (1970 елда музыка мәктәбе буларак ачыла, 1992 елдан хәзерге исемендә),
  • балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (2000 елдан),
  • универсаль технологияләр техникумы (1973 елда авыл урта һөнәри техник училищесе буларак нигезләнә),
  • 5 балалар бакчасы (1961, 1980, 1985, 1995, 2014 елларда);
  • кинотеатр,
  • мәдәният йорты (1939 елдан),
  • район (1919 елда өяз уку өе буларак нигезләнә, 1930 елдан – район китапханәсе) һәм балалар (1950 елдан) китапханәләре,
  • район үзәк хастаханәсе (1936 елдан),
  • изге Феодосий Тотемский чиркәве (1994 елдан),
  • зират каршында Николай Чудотворец гыйбадәт кылу йорты (2004 елдан),
  • мәчет (1999 елдан) бар.

1987 елда төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (нигез салучы В.И.Волков). Музей мәйданы 180 кв.м тәшкил итә, 2000 саклау берәмлеге исәпләнә.

Шәһәр тибындагы поселокта мәдәни мирас объектлары саклана:

  • техник һөнәр училищесе биналары комплексы – 1910 елларда техник һөнәр училищесе өчен төзелгән бер катлы агач йорт (укытучыларның фатирлары, биредә 1936 елдан 1941 елга кадәр чуаш язучысы Е.В.Еллиев яши һәм эшли), уку бүлмәләре урнашкан бер катлы агач бина һәм эш бүлмәләренең таш корпусы;
  • ике катлы банк бинасы (1910−1913 еллар, республикакүләм әһәмияткә ия архитектура истәлеге).

Шәһәр тибындагы поселок янында археология истәлекләре табыла: буралы курган культурасына караган торулык һәм курганлы төркем; шәһәрлек һәм 2 авыллык – монголларга кадәрге чор Болгар истәлекләре.

Күренекле кешеләре

А.А.Безруков (1928 елда туган) – геолог-химик, язучы, Приморье крае Кавалеровский районының мактаулы гражданы;

В.И.Волков (1928−1991) – төбәк тарихын өйрәнүче, Аксубай туган якны өйрәнү музеен оештыручы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

А.А.Гуляев (1920−1992) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТАССРның атказанган урман белгече, ТАССР урман хуҗалыгы министры (1979−1984 елларда), ТАССР Югары Советы депутаты ( 1980−1985 елларда);

Н.А.Зотеева (1934 елда туган) – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуаш милли мәдәниятының атказанган эшлеклесе;

Р.А.Кузюров (1973 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Нурлат районы башлыгы (2013−2018 елларда) ТРның урман хуҗалыгы министры (2018 елдан);

Е.М.Смирнова (1928 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе;

Ю.А.Трофимов (1963 елда туган) − сәнгать белеме кандидаты, доцент;

Р.Ч.Төхфәтуллин (1966 елда туган) − актер, ТРның халык артисты;

Н.А.Янилкин (1931 елда туган) – педагог, якташлар – Ватанны саклаучылар турында китаплар авторы.

Төрле елларда Аксубайда яшиләр һәм эшлиләр:

А.В.Гнеденков (1921−1998) – партия һәм хакимият-хуҗалык хезмәткәре Аксубай райкомының беренче секретаре (1956−1961 елларда), ТАССР Югары Советы депутаты (1963−1985 елларда), икенче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы , Кызыл Йолдыз, Халыклар Дуслыгы, “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

Л.Е.Славин (1959 елда туган) – хирург, медицина фәннәре докторы, Аксубай район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире (1983−1986 елларда);

А.В.Заварихин (1932−2017) – журналист, шагыйрь, рәссам, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1966 елдан “Сельская новь” газетасында: журналист, мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип, мөхәррир (1979−1994 елларда);

Н.В.Манаков (1941 елда туган) – шагыйрь;

Б.М.Исаев (1935−2004) – партия һәм хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Советлар Союзы коммунистлар партиясенең Аксубай райкомы беренче секретаре (1969−1973 еллар), РСФСР хәзерләүләр (1985−1986 елларда), РСФСР икмәк продуклары (1986−1988 елларда) министрының беренче урынбасары, РФ Федераль җыенының Дәүләт Думасы рәисе киңәшчесе (1996−1999 елларда).

Халык саны

1782 елда – 173 ир заты;
1859 елда – 1016,
1897 елда – 1675,
1908 елда – 2015,
1920 елда – 2244,
1926 елда – 2385,
1938 елда – 3401,
1949 елда – 2850,
1958 елда – 2911,
1970 елда – 4751,
1989 елда – 7600,
2002 елда – 9519,
2010 елда – 10008,
2015 елда – 9984 кеше (чуашлар– 36,4%, руслар – 32,8%, татарлар – 29,4%).