«Туплан» яшьләр оешмасы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 12 мартыннан 10 маена кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 10 саны чыга.

Мөхәррире — С.Рәхмәти.

«Сәясәткә битараф булмаган яшьләр газетасы» өстәмә исеме белән басыла.

Юнәлеше

Редакция татар яшьләрен революцион вакыйгаларда катнашмаска чакыра.

«Туплан» белән шагыйрь Шамун Фидаи (К.Х.Шакирҗанов) актив хезмәттәшлек итә, башка авторлар күрсәтелми.

«Яңа вакыт» газетасы басмаханәсендә басыла.

РСФСР ХКСның матбугат турындагы Декреты нигезендә ябыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6,Ч.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.