Тарихы

1565–1567 еллардан Мемер (Бимәр) исеме белән мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегүчелек тарала.

1888 елга кадәр авылда бакчасы булган алпавыт утары, 2 тегермән (сәүдәгәр М.Ильязов карамагында) урнашкан була.

XX йөз башында башлангыч укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1903 елда ачыла), су тегермәне, тимерчелек, 3 кибет, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 570 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Татар Тау Иле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда “Призыв” колхозы оештырыла. 1958 елдан авылда – Нариманов исем. колхоз (үзәк утары – Тау Иле авылы), 1997–2006 елларда – шул ук исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта «Ак Барс Питрәч» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда Параскева Пятница кәшәнәсе бар (2015 елдан).

Халык саны

1859 елда – 320,
1897 елда – 432,
1908 елда – 400,
1920 елда – 382,
1926 елда – 413,
1949 елда – 267,
1958 елда – 266,
1970 елда – 301,
1979 елда – 289,
1989 елда – 272,
2002 елда – 196,
2010 елда – 157,
2020 елда – 136 кеше (руслар – 71%, татарлар – 29%).