Эчтәлек

1726 елда Казан сәүдәгәре И.А.Михляев акчасына, шул исемдәге приход чиркәве (1565 елда ачыла) урынына, 1722 елда Казанга Пётр I килү хөрмәтенә корыла. Бер үк вакытта соборның төньяк-көнчыгыш ягында алты яруслы чаң манарасы төзелә.

Собор территориясенең көньяктагы коймасы архитектор М.П.Коринфский проекты буенча XIX йөз уртасында корыла, Петропавел соборы күп тапкырлар яна (1742, 1749, 1815, 1842), 1774 елда шәһәрне Е.И.Пугачёв гаскәрләре басып алганда талана. 1815 елгы янгыннан соң, 1824–1825 елларда яңадан торгызыла. Нигезе тигез утырмау сәбәпле, собор туза башлый, янкормалары җимерелә, чаң манарасы авыша. 1888–1896 елларда архитектор М.Н.Литвинов проекты һәм җитәкчелеге белән собор һәм чаң манарасы үзгәртеп корыла. Янкормалар, баскычлар сүтелә, алар һәм ишегалды мәйданчыгы яңадан әүвәлге хәленә кайтарыла, төньяктагы элек юкка чыккан баскыч кабат торгызыла, чаң манарасы астына яңа нигез салына. Шул вакытта чаң манарасына сәгать ясау остасы П.И.Климов эшләгән сәгать урнаштырыла.

Петропавел соборының гомуми композициясе дүрткырлыктагы сигезкырлык схемасы буенча төзелгән: җылы храм булып саналган аскы биек катка сигезкырлык утыртылган ике тәрәзәле дүрткырлык төзелә, ул ике гөмбәзле ярымтүгәрәк чатыр белән төгәлләнә. Храмга көнбатыш яктан ашау-эчү бүлмәсе кушыла. Соборның биеклеге 52 м. Көнбатыштан һәм төньяктан галерея аркадасы кушылган, аның ике киң баскычлы түбәсе мәйдан булып хезмәт итә. Төньяк галереяның көнчыгыш ягында, бер-берсе өстендә, 1888–1890 елларда үзгәртеп корылган кышкы һәм җәйге чиркәүләрнең янкормалары урнашкан. Петропавел соборы фасадлары сыңар һәм парлы калаклар, пилястралар, ярымколонналар, «әтәч кикриге» рәвешендәге кечкенә фронтонлы чуар йөзлекләр, әвәләп ясалган күпертмә үсемлек орнаментлы сырлы һәм кистерелгән кәрнизләр белән бизәлә. Колонна кәүсәләренә уралган үлән, чәчәк, яфраклар, шәфталу, алма, груша, слива ботаклары белән аралашкан йөзем тәлгәшләре төп бизәлеш үрнәге булып тора. Әвәләп ясалган кабарынкы үсемлек бизәге тәрәзәләрнең ике ягын да тулыландырып, сигезкырлыкның кырларын томалап тора. Петропавел соборындагы көнчыгыш фасадның бер тәрәзәсе сигезкырлыкка уелган; кайчандыр аның куышында зур икона «Тәхеттәге Мәрьям Ана изгеләр чорналышында» («Богоматерь на троне в окружении святых») торган. Уеп бизәлгән кысалардагы иконаларның 2 рәте шулай ук  дүрткырлыкның көньяк һәм төньяк фасадлардагы өске яктылык тәрәзәләре аралыкларында урнаша. Шундый ук «тирән мәгънә белән язылган» иконалар храм һәм янкорма ишекләре өсләрендәге куыш бизәкләре булып хезмәт иткән. Петропавел соборының «украин бароккосы» стилендәге купшы бизәлешен шахмат тәртибендә ябылган түбә һәм гөмбәзләр, фасадлардагы барлык элементлар һәм декор полихромиясе төгәлли. Интерьерда 1723–1726 елларда оста Гусев җитәкчелегендәге Казан уеп бизәкләүчеләре башкарган рус бароккосы стилендәге җиде яруслы төп иконостас сакланып калган.

1815 елда чыккан янгында зыян күргән иконалар 1824–1825 елларда Казан рәссамы В.С.Турин тарафыннан яңартыла. 1864–1865 елларда уеп бизәк төшерүче М.А.Тюфилин иконостасны кабаттан торгыза (1889–1891 елларда яңартыла). Чаң манарасы баганасыман корылмадан гыйбарәт. Бер-берсе өстенә үлчәмнәре даими кечерәеп бару тәртибендә куелган сигезкырлыкларның очы барабан өстендәге гөмбәзле чатыр белән төгәлләнә. Чаң манарасының архитектурасы собор белән чагыштырганда гадирәк. Төп элементлары — чыгынтылы, шәкелле кәрнизләр, сыңар яки калакларга куелган катлаулы ордерлы пилястралар, архивольтлар белән эшләнгән чаң куышлары, ярымкултыксалар һәм әвәләп ясалган бизәкләр. Бер генә төстәге диварлар фонында фасадлардагы декорның күптөслелеге, салынып торган тимер кәрнизләре Петропавел соборы һәм чаң манарасының чуар бизәлеше үзенчәлеген тәшкил итәләр.

1930–1989 елларда Петропавел соборыда архив, реставрация остаханәсе, планетарий урнаша.

1989 елда үзгәртеп кору эшләре тәмәмлаганнан соң, Петропавел соборы диндарларга кайтарып бирелә, 1993 елда ачыла.

Турнерелли Э.П. Петр һәм Павел соборы. 1839

“Виды Казани, рисованные с натуры Эдуардом Турнерелли” альбомыннан. Кәгазь, тонлы литография. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият  

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982;

Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI — начало XX веков). К., 1998;

Сокровища культуры Татарстана: Историческое наследие, культура и искусство. М., 2004.

Авторлар — Н.Г.Надыйрова, Е.В.Липаков