- РУС
- ТАТ
шагыйрь
1890 елның 25 декабре (1891 елның 6 гыйнвары), Казан губернасы, Чистай өязе Күлбай Мораса авылы – 1955 елның 10 ноябре, Казан.
1907–1913 елларда «Мөхәммәдия», «Касыймия» мәдрәсәләрендә укый, аннан соң укыта.
1917 елда Казан өязе укытучылар советы идарәсе рәисе итеп сайлана.
1921–1926 елларда Чистай шәһәрендә яши, район авыл хуҗалыгы берлеге идарәсе рәисе була.
1927–1935 елларда Татарстан дәүләт нәшрияты, 1935–1937 елларда «Татжилкооппромснаб» директоры.
Матбугаттагы беренче язмалары 1910 елларда басыла.
«Зилзилә хикәясе һәм балалар өчен гыйбрәтле шигырьләр» (1912), «Моңлы тавышлар яки моңлы шигырьләр» (1912) шигырь җыентыклары авторы.
Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.
Юлдашева Л., Ибраһимова Ф. Мөгаллим шагыйрь // Совет мәктәбе. 1984. № 2.
Автор — Ф.И.Ибраһимова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.