Биографиясе

1885–1942 еллар, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1915), шунда ук сәнгать тарихы һәм теориясе кафедрасында, бер үк вакытта Сәнгать һәм борынгы әйберләр музеенда ассистент булып эшли.

Көнчыгыш академиясендә Шәрекъ сәнгате тарихыннан лекцияләр укый (1920–1922), Шәрекъ халыклары сәнгате музеен оештыру коллегиясе әгъзасы була (1920).

1910–1920 еллар башында «Камско-Волжская речь» газетасында, «Известия общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете», «Ученые записки Императорского Казанского университета», «Казанский музейный вестник», «Казанский библиофил» журналларында басыла.

1922 елдан Мәскәүдә яши һәм эшли. Мәскәү университетында укыта, Иҗтимагый фәннәр фәнни-тикшеренү институтының Россия ассоциациясе (РАНИОН) белән хезмәттәшлек итә. 1925 елдан Көнчыгыш мәдәнияте музеенда эшли (1927–1928 елларда директор), борынгы Термезда казу эшләре белән җитәкчелек итә.

1932 елдан А.С.Пушкин исемендәге Сынлы сәнгать музее директоры.

Иҗаты

Деникеның күпкырлы иҗат эшчәнлеге тарихи-ретроспектив тикшеренүләр, сәнгать тәнкыйтенә караган эшләр, күргәзмә һәм музей эшчәнлеген колачлый.

Ул XIX йөзнең беренче яртысында яшәгән Казан рәссамнарының мирасын («Л.Д.Крюков – беренче Казан университеты нәкышьчесе», 1916; «Зиновий Ивановның яңадан ачылган эшләре», 1922), борынгы рус сәнгате ядкәрләрен («Рус чиркәве нәкышь сәнгате хәзинәләре», 1911; «Мәскәү иске дин тарафдарлары чиркәүләрендә икона язу», 1915; «Елантау монастыреның гыйбадәт киемнәре стилендәге борынгы рус чигүе», 1917; «Соловки китапханәсе кулъязмаларындагы миниатюралар», 1921, һәм башкалар), Казанның шәхси тупланмаларындагы әсәрләрне («Казанның сәнгать хәзинәләре» күргәзмәсендәге борынгы портрет һәм миниатюра», 1916) тикшерә һәм фәнни кулланышка кертә.

Б.П.Денике – Казан рәссамнары күргәзмәләрендә даими рецензентларның берсе («Икенче периодик күргәзмә картиналары«» 1913; «Көнчыгыш халыклары мәдәнияте күргәзмәсендә сәнгать», 1920; «Казанда 1920 елгы сәнгать күргәзмәсе», 1920; «Всадник» графика коллективы басмалары», 1921).

Казан чорында ук башланган тикшеренүләренең төп юнәлеше – Көнчыгыш сәнгате тарихы. Ул Болгардагы Кече манара орнаментларын, Казандагы Үзәк мөселман китапханәсе тупланмасыннан Хөсрәү Пәхләвинең «Хәмсә» әсәрендәге фарсы миниатюраларын, Алтын Урда табылдыклары арасыннан кытай савытларын һәм башкаларны тикшерә. «Шәрекъ сәнгате: мөселман сәнгате тарихыннан очерклар» исемле (1923) сынлы һәм гамәли бизәлеш сәнгатьләрен (миниатюралар, тукыма, келәм, керәч, нәфис металл һәм башкалар) һәм архитектурасын колачлаган Шәркый мөселман илләре сәнгатенең гомуми тарихын беренче тапкыр рус телендә бастырып чыгара.

Б.П.Деникеның Якын һәм Ерак Көнчыгыш, Урта Азия, Япония, Иран, Кытай сәнгате буенча 1930 елларда язылган хезмәтләре Россия сәнгать белемендә ориенталистика тармагының нигезен тәшкил итә һәм хәзергә кадәр үзенең фәнни әһәмиятен саклый.

Хезмәтләре

Искусство Средней Азии. М., 1935.

Японская цветная гравюра. М., 1935.

Живопись Ирана. М., 1938.

Архитектурный орнамент Средней Азии. М. – Л., 1939.

Краткая история искусства Китая. М. – Л., 1948.

Әдәбият

Михайловская Н. Мы подбирали брошенные традиции // Художник. 1992. № 4/5.

Ключевская Е.П. Из истории искусствознания в Татарстане // Татарстан. 1996. № 10.

Автор Е.П.Ключевская