РКСМның Башкортстан губерна комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1921 елның августыннан 1922 елның июленә кадәр Эстәрлетамак шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

«Яшьләр, горурлар, көчлеләр, кыюлар, аталарның эшен тәмамлыйк!» лозунгы белән чыга.

Мөхәррире — Х.Лотфи.

Юнәлеше

СССРдагы яшьләрнең иҗтимагый-сәяси тормышы яктыртыла, шул ук вакытта төп игътибар татар яшьләре хәрәкәтенә бирелә.

Яшьләр оешмалары форумнары (4 нче Бөтенсоюз яшь коммунистлар съезды һ.б.) турындагы хисаплар басыла.

Чит илләрдәге тормыш турындагы мәкаләләр «Шәрекъ яшьләре тормышыннан», «Чит ил яңалыклары» һәм башка рубрикаларда урнаштырыла.

Әдәби бүлектә Д.Юлтый һәм башка яшь авторларның хикәяләре, шигырьләре басыла.

БАССР башкаласы Эстәрлетамактан Уфага күчерелгәч, газета чыгудан туктый.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.