Биографиясе

1912 елның 8 октябре, Рига шәһәре – 2005 елның 27 гыйнвары, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1954). 1931–1934 елларда Воронеж авиация заводында техник, цех башлыгы урынбасары булып эшли. 1934–1961 елларда Казан авиация заводында: цех башлыгы, производство башлыгы урынбасары.

1961–1993 елларда Казан вертолетлар җитештерү берләшмәсендә: 1975 елдан өлкән инженер, бүлек башлыгы урынбасары.

Ф.С.Аристов җитәкчелегендә завод пешкәкле двигательле вертолетлар җитештерүдән турбовинтлы машиналар җитештерүгә күчә, завод яңадан җиһазландырыла, Ми-8, Ми-14 вертолетларын эшләп чыгаруда яңа технологияләр кертү гамәлгә ашырыла.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Морошек Е.М. На вертикальном взлете. Казань, 1990.

Фахрутдинов Д. Директор // Советская Татария. 1992. 3 сентября.

Фахрутдинов Д. Из твердого сплава // Республика Татарстан. 1997. 23 октября.

Казанские вертолеты: полет продолжается. Казань, 2000.