- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Талкыш елгасының югары агымы буенда, Чистай шәһәреннән 22 км көньяктарак урнашкан
1929 елда Мөслим авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.
Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чистай кантоны Мөслим волостенда. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Мөслим авыл җирлеге составында.
1930 елда «Урал» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.С.Сафин). 1950 елдан авылда эреләндерелгән «Ударник» колхозы (үзәк утары – Мөслим авылы). 1998 елга кадәр сарыклар фермасы эшли.
Элек авылда башлангыч мәктәп, клуб була.
1938 елда – 408,
1949 елда – 330,
1958 елда – 262,
1970 елда – 290,
1979 елда – 172,
1989 елда – 32,
2002 елда – 20 кеше (татарлар),
2010 елда – 4,
2021 елда – даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.