Биографиясе

1950 елның 31 гыйнварында хәзерге Менделеев районы Тукай авылында туа.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1977).

1968–1970 елларда Кайбыч туберкулёзга каршы көрәш диспансерында шәфкать туташы, 1970–1974 елларда Казан шәһәренең 6 нчы хастаханәсендә.

1974 елдан Казан медицина университетында: госпиталь терапиясе кафедрасында (1977 елга кадәр), үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә (1987 елдан өлкән фәнни хезмәткәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аз токсинлы фосфорорганик кушылмаларны субкүзәнәк һәм күзәнәк дәрәҗәсендә тәэсир итү механизмын ачыклауга карый.

Вәлиева төрле патологик халәттә (остеопороз, ашказаны җәрәхәте, гепатит һ.б.) димефосфон препаратының антиоксидант тәэсирен ачыклый.

Хезмәтләре

Лечебная эффективность димефосфона и ксидифона на экспериментальной модели «пульсотерапии» преднизолоном // Бюллетень экспериментальной биологии и медицины. М., 2003.№7 (автордаш);

К механизму действия отечественного препарата димефосфона // Казан. мед. журнал.2005. Т. 86. № 2 (автордаш).