Биографиясе

1829 елның 19 июле, Пермь губернасы, Верхотурск өязе Богословский заводы поселогы, хәзер Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәре – 1907 елның 21 марты, Петербург.

Н.П.Вагнер – Казан университетының шәрәфле әгъзасы (1899).

П.И.Вагнерның улы.

Н.П.Вагнер Казан университетын тәмамлый (1849). 1849–1851 елларда Түбән Новгород дворяннар институтында табигать тарихын укыта.

1851–1871 елларда Казан университетында эшли, профессор (1860).

1871 елдан Петербург университетында.

Н.П.Вагнер – Казан университетында хайваннарның чагыштырма анатомиясе буенча фәнни юнәлешкә нигез салучыларның берсе. Хезмәтләре энтомологиягә карый.

1862 елда педогенез – оры чебеннәре (Cecidomuiidae) семьялыгының миасторлар (Miastor) ыругыннан парканатлы бөҗәкләрнең личинкадан үрчү күренешен ача.

Казан икътисад җәмгыяте эшендә катнаша, сумала, нафталин һәм парафиннан – шәм; ясалма сода, язу кәгазе, сумаладан лампа мае һәм башкаларны җитештерү технологиясен эшли (А.М.Бутлеров һәм М.Я.Киттары белән берлектә).

Н.П.Вагнер – Казан университеты каршындагы Табигать фәннәре белгечләре җәмгыятенә нигез салучы (1869) һәм аның беренче президенты. 1881 елда Соловки биологик станциясен (1958 елдан СССР Фәннәр академиясенең Мурманск диңгез биология институты Кола филиалы) оештыруны башлап җибәрүче.

Вагнерның әдәби әсәрләре арасыннан иң күренеклесе – әхлакый-психологик эчтәлектәге «Мырауҗан әкиятләре» («Сказки Кота-Мурлыки», М.-СПб., 1872, 4 басма, 1993) китабы.

Хезмәтләре

Самопроизвольное размножение гусениц у насекомых. Казань, 1862.

Беспозвоночные Белого моря. СПб., 1885.

Романы, повести, сказки и рассказы: в 7т. СПб., 1902–1908.

Әдәбият

Шимкевич В.М. Н.П.Вагнер и Н.Н.Полежаев (из воспоминаний зоолога) // Журнал Министерства народного просвещения. Новая серия. 1908. Т. 16. № 7, отд. 4.

Ливанов Н.А. Зоотомический кабинет КГУ: из истории воспоминаний (1843–1918) // Вопросы эволюционной морфологии животных. Казань, 1979.

Автор – Р.М.Сабиров