Тарихы

1665–1667 еллардан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук такта яру, сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда 25 сәүдә-сәнәгать оешмасы, 4 мәчет, 3 мәдрәсә була. Авыл җәмәгатенең имана җире 2079,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Яңа Кәкерле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Иске Кәкерле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Ялкын” колхозы оештырыла (беренче рәисе –Ш.Әсәдуллин), 1945 елда тагын бер “Искра” колхозы булдырыла, 1950 елда алар “Ялкын” колхозына (Иске Кәкерле авылы) берләштерелә. 1995 елда “Ялкын” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, 2004–2013 елларда “Дрожжаное” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә керә, 2013 елдан “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

1959 елда авыл янында ТАССРның Коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан кирпеч заводы төзелә. 1960 еллар уртасында “Татколхозстрой” берләшмәсе карамагына күчерелә. 1971 елга продукция күләме 1 елга 8 миллион кирпеч тәшкил итә. Хакимият биналары, складлар, транспорт ягулыгы станцияләре, ашханә, пекарня төзелә. 1980 еллар ахырына завод Чүпрәле колхозара төзелеш оешмасына күчерелә. 1994–2000 елларда завод эшләми, җитештерү көчләре туктатыла. 2000–2006 елларда заводны эшләтергә тырышып карыйлар, ләкин алга таба ябыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1965 елда урта мәктәп (1988 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1993 елдан, 2007 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1969 елдан), китапханә (1926 елдан уку өе, 2003 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты,”Нурфасыйх” (1990 елдан), “Самат” (1998 елдан), “Миңнулла” (2006 елдан) мәчетләре бар.

Мәдәният йорты каршында “Ләйсән” татар фольклор коллективы (1994 елдан), “Кәкерле яшьләре” балалар хореография коллективы эшли (2010 елдан), “Колобок” балалар театр коллективы (2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Э.С.Гобәйдуллин (1953 елда туган) – дәүләт һәм хуҗалык-хакимият эшлеклесе, биология фәннәре кандидаты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе (2017 елдан), Дуслык ордены кавалеры;

Э.З.Мәүлетшина (1945 елда туган) – слесарь-җыючы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, “ Почёт Билгесе” ордены кавалеры;

Р.З.Таҗетдинов (1961–2017) – музыкант, җырчы, композитор, педагог, ТР халык артисты, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, профессор;

И.Г.Хәбибуллин (1944 елда туган) – химик, химия фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, СССРның мактаулы уйлап табучысы;

Ф.Г.Хәлиуллин (1962 елда туган) – фармацевт-химик, фармацевтика фәннәре докторы, профессор;

Ш.А.Хөсәенов (1953 елда туган) – педагог, мәгариф учреждениеләре җитәкчесе, педагогика өлкәсендә философия докторы.

Халык саны

1859 елда – 1084,
1897 елда – 1552,
1913 һәм 1920 елларда – 2204әр,
1926 елда – 2551,
1938 елда – 2445,
1949 елда – 1307,
1958 елда – 2402,
1970 елда – 2707,
1979 елда – 2474,
1989 елда – 1625,
2002 елда – 1240,
2010 елда – 1167,
 2018 елда – 943 кеше (татарлар).