Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Архангельский исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук олаучылык, филтә ясау, ятьмә үрү кәсепчелеге тарала.

1868 елда авылда земство училищесе ачыла.

1885–1890 елларда янган агач чиркәү урынына Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевлар һәм халык иганәсенә таштан Архангел Михаил чиркәве (проект авторы – Вятка губернасы архитекторы В.М.Дружинин, псевдорус юнәлешендәге эклектика стилендә дини архитектура истәлеге; 1930 елларда ябыла, бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла, 2000 елларда торгызыла, хәзер эшли) төзелә. Чиркәү төзелешендә бертуган Иван һәм Семён Алкаевлар заводында сугылган кирпечләр кулланыла.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2570,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Олы Елово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красный луч” колхозы оештырыла, 1950 елда – аның составына “Заря”, “Алга”, “Февраль”, 1959 елда – “Искра” (Яңа Әнҗерә авылы), 1969 елда “Яшь көч” колхозлары керә.

1985 елда “Красный луч” колхозыннан Рус Дөм-Дөме, Татар Дөм-Дөме, Айталан авыллары аерылып чыгып, “Яшь көч” колхозын барлыкка китерә. 1995 елдан авыл “Елово” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә “Морт” агрофирмасында (2005 елдан), “Светлая долина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (2007 елдан), Алабуга предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (1952 елдан), мәдәният йорты, китапханә (бинасы 1975 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елда яңа бина төзелә) бар.

2011 елга кадәр авылда тулы булмаган урта мәктәп, мәктәптә 1970 елдан музей эшли. 2011 елдан музей мәдәният йортында урнаша.

Мәдәният йорты каршында “Надежда” халык вокаль ансамбле эшли (1986 елдан, 2016 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Е.Н.Евдокимова).

Авылда төзекләндерелгән Архангел Михаил чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

В.М.Горохов (1891–1960) – педагог, тарихчы, педагогика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 131 ир-ат;
1834 елда – 496,
1887 елда – 1153,
1920 елда – 1261,
1926 елда – 999,
1938 елда – 914,
1958 елда – 348,
1970 елда – 375,
1989 елда – 248,
2002 елда – 309,
2010елда – 305,
2017 елда – 281 кеше (руслар – 60%, татарлар – 34%).