Чыгу урыны һәм вакыты

1915 елда Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 6 саны чыга.

Беренче саны 1915 елның 15 сентябрендә басыла; башта журналны атнага 4 тапкыр чыгарырга ниятлиләр.

«Театр, сәнгать һәм кинематограф сорауларына багышланган журнал, Казан театрлары программасы кушымтасы» дигән баш исем белән дөнья күрә.

Нашире — Ю.А.Еленёв, мөхәррире — В.С.Андреев.

Юнәлеше

Редакция заманча сәнгатькә тартучы, XX йөз башында массакүләм тамашага әверелгән театр һәм киноны популярлаштыручы, һәркем укый алырлык басма чыгаруны максат итеп куя. Театр сәнгатенең роле ассызыклана, әлеге эстетик хозурлык заманча шәһәр кешесенең мөһим ихтыяҗы була бара.

Казанның әйдәп баручы кинотеатрларының (Г.Розенбергның «Электра», «Зур театр» кинотеатрлары, «Пассаж» һ.б.) анонслары, кинорецензияләр, шигырьләр, фельетоннар, шаржлар һәм башкалар басыла. Кино һәм театр тормышы (мәсәлән, Л.Андреевның «Екатерина Ивановна» пьесасы буенча кинокартина Казанда Мәскәүгә караганда иртәрәк күрсәтелә дип билгеләп үтелә) тәфсилләп яктыртыла.

«Театр и экран» театр премьералары турында хәбәр итә; 1 нче саннан башлап режиссёрлар белән (Шәһәр театрының — А.Двинский, Зур театрның — Д.Гутман, Яңа театрның — Е.Мещерский) яңа сезондагы репертуар планнар турында интервьюлар басыла.

Редакция В.М.Дементьевның кинематографны дәүләтләштерү (Дәүләт Думасы депутаты В.М.Пуришкевич идеясе) һәм аны «казна шәрабын сату» үрнәге буенча файдалану зарурлыгы дәлилләнгән «Хөкүмәт регалиясе буларак кинематограф» («Кинематограф как правительственная регалия») дигән брошюрасы чыгу уңаеннан үз фикерен белдерә. Журнал проектны — «көлке», ә авторын — «субсидияләнгән патриот» (№1) дип атый, кинематографны монополизацияләү идеясендә байтак куркыныч күргән Мәскәү кино эшмәкәрләренең җавабын китерә (№5).

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов