Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1299/1300.

Җүчи хан оныгы улы.

Бәркә хан сәясәте тарафдары буларак, ул идарә иткән чорда сарай аксөякләре һәм гаскәр башлыклары даирәсенә керә.

Кавказ артына яу белән барганда Нугай бәк уңышсыз хәрәкәт итә. 1262 елның 14 ноябрендә аның гаскәрләре Һулагу хан тарафыннан тар-мар ителә, Нугай бәк үзе авыр яралана.

1264–1265 еллар тирәсендә Алтын Урданың көнбатышында Днепр һәм Днестр елгалары арасында аңа олыс бирелә. Бәркә хан әмере буенча Нугай бәк шул җирләрдән Византиягә яулар белән бара, Константинопольне камый (1265), Балкан ярымутравын бөлгенлеккә төшерә (1270). Бу яулар Византия белән союз төзеп төгәлләнә.

Нугай бәк император Михаил Палеологның никахсыз туган кызы Ефросиниягә өйләнә.

1271–1278 елларда ул болгар кенәзлекләренең (Тырново, Видин һ.б.) һәм Сербиянең Урдага буйсынуларын танытуга ирешә. Бер үк вакытта Нугай бәк гаскәрләре рус отрядлары белән бергә Литвага (1274–1275) һәм Польшага (1280) бәреп керәләр.

1285–1286 елларда Нугай бәк Теләбуга хан белән бергә Венгриягә һәм Польшага яулар оештыра. Соңрак Теләбугага каршы чыга, аны тәхеттән төшерә һәм хакимияткә Тукта ханны китерә (1291).

Алтын Урдада үз абруйларын ныгыту максатында Нугай бәк һәм Тукта хан Руська яу белән баралар (1293). 1290 елларда Нугай бәк чынлыкта Алтын Урданың хакименә әверелә, аның биләмәләре Кырымны кушу хисабына киңәя.

Болар барысы да Алтын Урда аксөякләренең бер өлешендә һәм Тукта ханда ризасызлык тудыра. Алар Нугай бәккә каршы күтәреләләр, ләкин җиңеләләр (1297). Нугай бәк олысы эчендә елларда аксөякләр каршы чыга башлыйлар. Кырымда улы Актаҗу һәлак булганнан соң, Нугай бәк Кырым шәһәрләрен бөлдерә. Аның сәясәте популярлыгын югалта, әмирләр Тукта хан ягына чыгалар. 1299–1300 елларда Нугай бәк җиңелә, әсирлеккә эләгә һәм үтерелә.

Соңрак Нугай бәк биләмәсендә яшәгән халык аның исеме белән — нугайлар дип атала башлый.

Әдәбият

Веселовский Н.И. Хан из темников Золотой Орды. Ногай и его время // Зап. РАН. Сер. 8. 1922. Т. 13, № 6;

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор — И.Л.Измайлов