Хәрби частьләргә, фронт тирәсендә яшәүче халыкка хәбәрләр җиткереп тору максатында чыгарыла.

Кызыл Армиядән тыш, акгвардиячеләр дә армия газеталары чыгаралар, кайчакта аларда бер үк вакыйга капма-каршы караштан торып яктыртыла. Еш кына армия газеталары фронт янындагы районнарда яшәүчеләр өчен бердәнбер мәгълүмат чарасы булып тора.

Татарстан территориясендә

Татарстан территориясендә «Гражданская война» («Гражданнар сугышы»), «Красный набат» («Кызыллар чаңы»), «Известия второй армии» («Икенче армия хәбәрләре»), «Набат революции» («Революция чаңы») аеруча зур газеталар булалар. Бу басмаларда Кызыл Армиянең төзелеше мәсьәләләренә, РКП(б)ның хәрби һәм азык-төлек сәясәтен аңлатуга, ак террорны фаш итүгә һ.б. зур игътибар бирелә.

Татар телендә

1918 ел ахыры – 1919 ел башларында Көнчыгыш фронтның барлык армияләрендә дә татар телендә матбугат басмалары оештырыла. Шундыйларның беренчесе һәм иң күләмлесе – «Кызыл Армия» газетасы; 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче армияләрнең сәяси бүлекләре органнары – «Кызыл йолдыз», «Кызыл көрәшче», «Коммунист», «Ышаныч», «Кызыл яу» газеталары.

Көнчыгыш фронтның сәяси бүлекләре шулай ук чуаш телендә «Чухўнсен сасси» («Пролетариат тавышы»), «Херлі салтак» («Кызыл солдат»), мари телендә «Йошкар салтак» («Кызыл сугышчы»), удмурт телендә «Гудыри» («Күк күкрәү») газеталарын чыгаралар. Эчтәлекләре һәм сәяси мәсләкләре ягыннан алар шундый ук характердагы рус басмаларыннан аерылмыйлар.

Акгвардиячеләр газеталарында большевиклар хуҗалыкларның бөлгенлеккә төшүендә, анархиядә, гражданнар сугышын башлауда, террорчылыкта, ил белән идарә итә белмәүдә, Россия мәнфәгатьләренә хыянәт итүдә һ.б. гаепләнә. Акгвардиячеләрнең иң зур газетасы – «Народная Армия», татар телендә иң танылганы – «Ватан» газетасы.

Әдәбият

Литвин А.Л. Из истории борьбы местной печати за победу на Восточном фронте в 1918-1919 гг. // Из истории местной периодической печати. Казань, 1960.

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975.

Катков Н.Ф. Агитационно-пропагандистская работа большевиков в войсках и тылу белогвардейцев в период 1918–1920 гг. Л., 1977.

Гиззатуллин И.Г. Защищая завоевания Октября: Центральная мусульманская военная коллегия. 1918–1920. М., 1979.

Автор – Н.Р.Мөхәммәтҗанова