Биографиясе

1885 ел, хәзер Оренбург өлкәсе, Сакмар районы Рәдүт авылы – 1912 елның 28 ноябре, шунда ук.

Укытучы булып эшли.

Иҗаты

«Кыйссалы вә хиссалы шигырьләр» (1907 ел), «Гөлзаре сыйбиян» («Балаларга чәчәк түтәле», Оренбург, 1907 ел), «Мәктәп өчен шигырьләр» (Оренбург, 1909 ел) исемле шигъри җыентыклар авторы.

Аерым шигырьләре «Дин вә мәгыйшәт», «Шура» журналларында, «Бәянелхак» һәм башка газеталарда басыла. «Табигатькә сәяхәт, яки тарихы табигыйә» (Оренбург, 1908 ел), «Тәсһиле җәгърафия» («Җиңел аңлаешлы география», Оренбург, 1911 ел) дәреслекләре авторы.

Әдәбият

Гилазев З.З. Татарская литература начала ХХ века в книжных изданиях. Казань, 2005.