Эчтәлек

Татарстан, Калмык, Удмурт, Чуаш, Мари республикалары һәм Әстерхан, Волгоград, Түбән Новгород, Тверь, Кострома, Самара, Саратов, Ульянов һәм Ярославль өлкәләре рәссамнары катнаша.

Гадәттә, 2–6 ел саен оештырыла.

«Зур Идел»дә нәкышь, графика, скульптура, монументаль-бизәлеш, театр декорациясе һәм гамәли бизәлеш сәнгате әсәрләре куела.

«Зур Идел» Идел буе сәнгать үзәкләрен, сынлы сәнгать осталарының иҗат коллективларын берләштерүгә, милли мәдәниятләрнең үзара йогынты ясавына һәм таралуына этәргеч бирә. Оештыру функцияләрен төбәк күргәзмә комитетлары башкара; 1–3 һәм 5 нче «Зур Идел» күргәзмә комитетлары рәисе Х.Г.Якупов була.

Тарихы

Беренче «Зур Идел» 1964 елда Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә Октябрь революциясенең 50 еллыгына әзерлек уңае белән, сынлы сәнгать осталарының иҗат хисапларына әйләнгән башка төбәк күргәзмәләре белән бергә үткәрелә. Анда 342 авторның 858 әсәре куела.

Бөек Октябрьнең 50 еллыгына багышланган икенче «Зур Идел» күргәзмәсе 1967 елда Волгоградта уза. 450 авторның 1000 әсәре, шул исәптән ТАССР рәссамнарының 104 иҗат үрнәге күрсәтелә.

В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап ачылган өченче «Зур Идел» 1969–1970 елларда Ульяновск шәһәрендә эшли. 400 дән артык рәссам, шул исәптән ТАССРдан 44 рәссам 76 әсәре белән катнаша.

1974 елда Горький (Түбән Новгород) шәһәрендә узган дүртенче «Зур Идел»дә 600 дән артык рәссамның 1500 әсәре, шул исәптән Татарстаннан 56 рәссамның 106 иҗат үрнәге күрсәтелә.

Бишенче «Зур Идел» 1980 елда Казанда (584 авторның 1300 әсәре, шул исәптән ТАССРдан 115 рәссамның 204 әсәре куела) уза.

Алтынчы «Зур Идел» 1985 елда Чабаксарда (ТАССРдан 136 рәссам) ачыла.

Җиденче «Зур Идел» 1991 елда Казанда үткәрелә (623 авторның 2100 әсәре куела, шуларның 356 сы Татарстан рәссамнарыныкы). Ул башка күргәзмәләрдән Ленин тематикасының булмавы, хезмәткә бәйле жанр картиналарының аз куелуы белән аерылып тора. Камера портретлары, пейзажлар, натюрмортлар өстенлек итә.

Сигезенче «Зур Идел» 1998 елда Түбән Новгородта ачыла. Анда 730 авторның 2000 гә якын әсәре, шул исәптән Татарстаннан 57 рәссамның 90 хезмәте тәкъдим ителә. Аның алдына җәмәгатьчелекне рәссамнарның ирекле иҗатка нигезләнгән эшчәнлекләренең нәтиҗәләре белән таныштыру бурычы куела. Күргәзмәнең төп мәгънә бирүче идеясе тематик картиналарда чагыла; рәсемнәр җирле төбәк тарихына, милли образларга багышлана символлар һәм метафоралар теле белән тасвирлана.

Сигезенче «Зур Идел» 2003 елда Түбән Новгород шәһәрендә ачыла. Югарыда санап үтелгән республика һәм өлкәләрдән тыш, анда Мордовия Республикасы рәссамнары да катнаша.

Унынчы «Зур Идел» 2004 елда Саранск шәһәрендә уза. Анда Башкортостан (беренче тапкыр), Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Ульяновск рәссамнары катнаша.

Унберенче «Зур Идел» 2013 елда Казанда ачыла. Күргәзмәдә 13 регионнан 850 автор катнаша, шул исәптән Татарстаннан 200 рәссам. Беренче тапкыр күргәзмә күчмә форматта уза: Казаннан соң ул Пермь һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә күрсәтелә.

Уникенче «Зур Идел» 2018 елда Түбән Новгород шәһәрендә уза. Күргәзмәдә Ижевск, Казан, Орск, Оренбург, Пермь, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Самара, Саранск, Саратов, Тольятти, Ульяновск, Чабаксар, Уфа һәм Түбән Новгород шәһәрләреннән 538 рәссамның 650 әсәре катнаша.

Әдәбият

«Большая Волга», посвященная 50-летию Советского государства: Каталог, Волгоград, 1967.

Десять зональных выставок: Сборник статей. Л., 1967.

III зональная художественная выставка «Большая Волга». 1969–1970: Каталог. Л., 1970.

IV зональная художественная выставка «Большая Волга»: Каталог, Горький, 1974.

V зональная тематическая художественная выставка «Большая Волга». 1979–1980: Каталог. Казань, 1979.

VII зональная тематическая художественная выставка «Большая Волга»: Каталог. Казань, 1991.

Региональная художественная выставка «Большая Волга» – 98: Каталог. Нижний Новгород, 1998.

Автор – М.Е.Ильина