Эчтәлек

1861 елның 16 апрелендә Казанның Арча зиратындагы Куртина чиркәвендә уздырыла.

Башлап йөрүчеләр — яшерен студентлар түгәрәге әгъзалары. Панихиданы әзерләүдә Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе студентлары Н.В.Копиченко, И.К.Олигер, А.М.Темников, И.Н.Умнов, А.Х.Христофоров, В.С.Боголюбов, Ф.И.Новицкий һ.б. катнаша. 12 апрельдә коралсыз крәстияннәр төркемен аттырганнан соң, Рус Бизнәсе авылына, анда булган хәлләр турында мәгълүматлар җыю өчен, университетның элекке студенты С.А.Клаус һәм ирекле тыңлаучы М.К.Элпидин җибәрелә. Панихида алдыннан үтерелгән һәм яраланган Бизнә крәстияннәре гаиләләре файдасына иганә җыела.

Иң элек панихиданы Богоявление чиркәвендә уздырырга уйлыйлар, әмма чиркәүнең өлкән побы каршы килгәч, Куртина (Арча) зиратындагы чиркәүдә (панихиданың исеме шуннан килә; башка исеме — Бизнә панихидасы) уздыралар.

Куртина чиркәвендәге панихидада 450 ләп кеше катнаша.

Казан университеты профессоры А.П.Щапов кыска гына чыгышында бер гаепсез крәстияннәр каны түгелгән җир халыкны баш күтәрергә һәм ирек яуларга чакыра дип белдерә. Үзенең чыгышын ул: «Яшәсен демократик конституция!» — дигән сүзләр белн тәмамлый. Куртина чиркәвендәге панихидада катнашканнары өчен университеттан — 9, руханилар академиясеннән 3 студент куыла; руханилар академиясенең 2 дин әһеле монастырьга озатыла, А.П.Щапов кулга алына.

Әдәбият

Вульфсон Г.Н., Бушканец Е.Г. Общественно-политическая борьба в Казанском университете в 1859–1861 гг. К., 1955;

Вульфсон Г.Н. Разночинно-демократическое движение в Поволжье и на Урале в годы первой революционной ситуации. К., 1974;

Вульфсон Г.Н. Глашатай свободы: Страницы из жизни А.П.Щапова. К., 1984.