Эчтәлек

Татарларда «Зәкят» сүзе урынына «сәдака» төшенчәсен кулланалар.

Бүләк итүче тарафыннан турыдан-туры яки рухани затлар аша бирелә. Мөселман фәкыйһлары әлеге төшенчәне «пакьләнү» мәгънәсендә аңлаталар (зәкят түләнгән малдан файдалануның гөнаһы булмый). Коръәннең Мәккәдә иңгән сүрәләрендә зәкят игелекле эш, матди ярдәм, хәер мәгънәләренә ия.

Мохтаҗлар файдасына һәрдаим салым түләү, мөгаен, Хиҗрәттән соң ук – Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхәбәләренең Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елыннан (622 ел) башлангандыр. Шулай да ярдәмгә мохтаҗлар исемлеге иң соңгы сүрәдән алдагысында гына телгә алына. Бу зәкят күләменең элгерәк теркәлмәгәнлеген дәлилли (зәкят күләме һәрвакыт аерым билгеләнгән).

Зәкят түләү тәртибен билгеләү 2 нче «тәкъва» хәлифә Гомәр (634–644 еллар) идарә иткән чорга туры килә. Салым чәчүлекләрдән, йөзем бакчаларыннан, хөрмә пальмаларыннан (яшелчә культуралары хакында фикерләр төрлечә), алтын-көмештән, мал-туардан, товарлардан алына башлый, һәм аны бары тик эшкә яраклы мөселманнар гына түли. Игенчелек продуктларына зәкят, урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңышның 1/10 өлеше күләмендә салынган, башка керемнәрдән аларның 1/40 өлеше күләмендә ел дәвамында түләп барылган. Җыелган сумма казыйда сакланган, ул ел дәвамында һәм җыеп алынган төбәктә генә тотылырга тиеш булган (газават өчен җыелган мөлкәттән башка). Зәкят алырга хокуклылар исемлегенә фәкыйрьләр, зәкят җыючылар, бурычларын түләргә мөмкинлекләре булмаганнар, газаватта катнашучылар, яшәгән җирләренә әйләнеп кайту өчен чарасыз калган мосафирлар, мөкәтәбләр (мөкәтәб әл-габед, үзе өчен үзе түләп иреккә чыгу турында язма килешү төзегән коллар) кергән.

Әдәбият

Ислам: Энциклопедический словарь. Москва, 1991.