«Дневник Казанского общества врачей при Императорском Казанском университете» журналының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда рус телендә 1901 елдан нәшер ителә (1925 елда — айга бер, 1957 елдан 2 айга бер тапкыр чыга).

1917 елның гыйнварыннан 1921 елга һәм 1941 елның июненнән 1957 елның июленә кадәр чыгудан тукталып тора.

Оештыручылары: «Татмедиа» ААҖ, Казан медицина университеты.

Төрле елларда мөхәррирләре — невропатолог Л.О.Даркшевич (1901–1902 еллар), терапевт А.Н.Казимбәк (1903–1906 еллар), хирург Н.А.Геркен  (1907–1909 еллар), патологоанатом Ф.Я.Чистович (1910–1913 еллар), офтальмолог Н.А. Миславский (1914–1916 еллар), акушер-гинеколог В.С. Груздев (1921–1928 еллар), психиатр Т.И. Юдин (1929–1931 еллар), невропатолог И.С. Алуф (1932 ел), хирург В.Л. Боголюбов (1933–1935 еллар), фтизиатр М.И. Мастбаум (1935–1938 еллар), педиатр Е.М. Лепский (1938–1941 еллар), терапевт А.Б.-Г. Терегулов (1957–1958 еллар), оториноларинголог Н.Н. Лозанов (1958–1967 еллар), офтальмолог А.П. Нестеров (1968–1974 еллар), биохимик Д.М. Зөбәеров (1974–2009 еллар), инфекционист А.С. Созинов ( 2011 елдан).

Журналның авторлык активын галимнәр генә түгел, ә сәламәтлек саклауны оештыручылар һәм табиб-практиклар да тәшкил итә.

Журналда төрле елларда А.Г.Агабабов, Е.В.Адамюк, В.М.Бехтерев, В.Л.Боголюбов, Н.Д.Бушмекин, К.М.Быков, Н.А.Виноградов, Н.О.Ковалевский, Н.И.Котовщиков, Н.М.Любимов, В.А.Обух, И.П.Павлов, В.Н.Парин, В.Н.Первушин, А.В.Петрова, И.П.Разенков, В.И.Разумовский, Н.А.Семашко, З.П.Соловьёв, А.В.Фаворский, В.П.Филатов һәм башка язмалары бастырыла.

Юнәлеше

Революциягә кадәрге елларда журнал медицина теориясе һәм практикасы өлкәсендә фәнни тикшеренүләрнең мөһим координацияләүче үзәгенә әверелщ, көчле автор коллективы туплый.

1903 –1909 елларда Н.М.Любимовның лейкемия турындагы хезмәте басыла.

1911 елда М.Н.Чебоксаров мәкаләсе; И.М. Гиммерльнең «Биологиядә һәм медицинада радий» мәкаләсе зур резонанска ия булалар.

Журналда санитария, гигиена, йогышлы авырулар мәсьәләләре буенча материаллар, шул исәптән социаль авырулар: эчкечелек, цинга, профессиональ авырулар турында мәкаләләр урын ала.

1920-нче елларда журнал ТАССРның фәнни медицина җәмгыятьләре советы, Казан медицина институты, дәүләт табибләр белемен камилләштерү институты органы була.  Басмаларның тиражы һәм күләме шактый арта, журнал сәламәтлек саклау системасында күпчелек чаралар турында материаллар бастырып чыгара.

Медицинаның актуаль проблемалары буенча җентекле күзәтүләр бастырыла.

Журнал шәһәр һәм авыл халкына ярдәм күрсәтү үзенчәлекләренә бәйле проблемаларны актив күтәрә.

1990 елларда Татарстанда экология проблемалары буенча тематик номерлар чыга. Журнал тарихының бөтен дәвамында басманың төп юнәлеше медицина өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли белемнәрне үстерү һәм тарату булды һәм шулай булып кала да.

Редакция медицина өлкәсендәге фундаменталь һәм гамәли белемнәрне таратуны, укучыларны медицина фәнендәге яңа уңышлар белән таныштырып баруны басманың төп бурычы итеп саный.

«Казанский медицинский журнал» медицинаның иң мөһим тармаклары: терапия, хирургия, акушерлык, гинекология, гигиена, социаль медицина, дерматовенерология һәм сәламәтлек саклауны оештыру буенча язмалар бастыра.

Фәнни-тикшеренү үзәге ролен үтәп, журнал теоретик һәм гамәли медицинаның төрле өлкәләрендә үткәрелгән эксперименталь, клиник тикшеренүләргә багышланган язмаларга зур урын бирә, чит илләрдә һәм үзебезнең илдә чыгып килүче журналларда басылган мәкаләләргә рефератлар, фәнни медицина җәмгыятьләре эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр урнаштыра, Россиядә һәм чит илләрдә узган медицина съездлары һәм конференцияләре турында мәгълүмат бирә, яңа чыккан китапларга рецензияләр, докторлык диссертацияләре яклау турында хәбәрләр бастыра.

«Казанский медицинский журнал» Россия сәламәтлек саклау системасында үткәрелгән чараларны яктырта, яңа дарулар турында белешмә бирә, дәвалау учреждениеләре эшчәнлегенең хисапларын, вакансияләр турында белдерүләр, табибләр конкурслары, хастаханәләр ачылу турында хәбәрләр, укучы хатлары һәм башкаларны бастырып бара.

Әдәбият

Яхонтов К.М. Указатель статей, помещенных в «Казанском медицинском журнале» за 1896–1913 гг. Казань, 1914;

Окулов А.М. Статьи об ученых Казани в «Казанском медицинском журнале» за 40 лет (1921–1960) // Казанский медицинский журнал. 1960. № 2;

Алексеев В.А., Бржевский Б.Ч. Вопросы социальной гигиены и организации здравоохранения на страницах «Казанского медицинского журнала» (1901–1941) // Советское здравоохранение. 1976. №2;

Харитонов И.Ф. Отражение деятельности хирургов в «Казанском медицинском журнале» // Казанский медицинский журнал. 1976. №1;

Альбицкий В.Ю., Шарафутдинова Р.М. История медицины на страницах «Казанского медицинского журнала» // Казанский медицинский журнал. 1976. №2;

Зубаиров Д.М., Закирова А.Ш. Сто лет на службе научной медицины // Научный Татарстан. 2000. №4;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Созинов А.С., Ахметов Т.Р. «Казанскому медицинскому журналу» – 110 лет: прошлое, настоящее и будущее издания // Казанский медицинский журнал. 2010. №1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова