Идел елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 336 км (ТР чикләрендә 160 км), бассейнының мәйданы 11500 км2. Елга башы Самара өлкәсе территориясендә, тамагы Ульянов өлкәсе территориясендә Димитровград шәһәре янында. ТР территориясендә Нурлат һәм Чирмешән районнары буйлап ага. Елга башының абсолют биеклеге 237 м, тамагыныкы – 53 м. Олы Чирмешәннең су җыелу мәйданы ерым һәм сызалар белән ергаланган, дулкынсыман, урыны белән калкулыклы тигезлек. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Олы Чирмешәннең 78 кушылдыгы бар, иң зурлары: Кече Чирмешән (188 км), Олы Сөлчә (117 км), Тимерлек (33 км), Сәләнгеш (21 км), Киекле (25 км), Шарла (20 км) – уң кушылдыклар; Чаллы (29 км), Аксумла (12,3 км), Аксумла (Аксумлинка, 22,4 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,21 км/км2. Олы Чирмешәннең үзәне асимметрияле, уңъяк сөзәклекләре текәрәк, киңлеге югары агымда 1-3 км дан урта агымында 6-8 км га кадәр. Тугае ике яклы, тигез түгел, киңлеге югары агымда 1-1,5 км дан уртада – 3-4 км га һәм түбән агымында 7 км га кадәр. Елга юлы бормалы, киңлеге югары агымда 8-12 м дан түбән агымында 100 м га кадәр. Плесларда өстенлек итүче тирәнлекләр 2-4 м һәм перекатларда – 0,5-0,7 м. Күп кенә урыннарда ярлары өзек-өзек текә, 1-3 м биеклектә. Елга төбе комсу-балчыксыл, урыны белән комсу-чуерташлы. Перекатларда агым тизлеге 0,5-0,8 м/с, плесларда 0,1-0,2 м/с.

1933-1943 елларда елга режимы Нурлат районы Салдакай авылы янында су үлчәгеч постта өйрәнелә.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу вакытында еллык агымның 80% ка кадәрге өлеше туры килә. Салдакай авылы янында су биеклегенең уртача еллык тирбәнешләре 4,7 м (иң зуры 6 м) тәшкил итә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 125 мм, ташу вакытында су катламы 87 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 60 см га җитә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 2,42 м3/с, Чирмешән районында (Самара өлкәсе белән чиктә) – 0,685 м3/с, Нурлат районында (Ульянов өлкәсе белән чиктә) – 1,451 м3/с. 1979 елның язында Новочеремшанск шәһәре (Ульянов өлкәсе) янында иң зур су чыгымы (1660 м 3/с) билгеләнә.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9 мг-экв/л дан күбрәк). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 600-800 мг/л га кадәр.

Димитровград шәһәре янында йөзмә китерелмәләрнең уртача еллык агымы 22,3 кг/с. Суының уртача болганчыклыгы 215 г/м3.

Олы Чирмешән бассейнында су күләме 38 млн м3 булган 53 буа бар. Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.

Олы Чирмешән кушылдыклары – Кече Чирмешән һәм Олы Сөлчә – ТРның табигать истәлекләре (1978).

Олы Чирмешән бассейнында Биләр аучылык тыюлыгы һәм Биләр тарих, археология һәм табигать музей-саклаулыгы урнашкан.