Тарихы

1666 елдан мәгълүм (бер версия буенча – авыл Түбән Новгород өлкәсеннән күченүчеләр тарафыннан, икенче версия буенча – Казан ханлыгы чорында нигезләнә).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; 3 мәчет (1930 елларга кадәр эшли), 3 мәдрәсә, рус-татар земство мәктәбе, 16 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. 1980 елда май ясау йорты ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1966 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Мөчәли волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Матак авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – “Красный партизан” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Шаһиев), 1960 елда “Большевик” колхозына берләштерелә һәм “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә (Матак авылы). 1995–2009 елларда – “Авангард” күмәк предприятиесе (Мөчәли авылы), 2010–2013 елларда – “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Мөчәли” филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елларда авылда май заводы ачыла, 1973 елда Иске Чүпрәле авылына күчерелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1925 елда – җидееллык, 1954 елда – сигезьеллык, 1991 елда – урта (2004 елда яңа бина төзелә), 2008 елда – тулы булмаган урта, 2010 елда – башлангыч, 2012 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

2015 елда мәктәпкә Советлар Союзы Герое Н.Г.Фазлаев исеме бирелә. Мәктәп бинасында мәктәп төзелешенә зур ярдәм күрсәткән язучы Т.Миңнуллин һәм ТРның элекке прокуроры С.Х.Нәфиев хөрмәтенә мемориаль такталар куела.

1942 елда Мөчәли җидееллык мәктәбенең кече класслар бинасында балалар йорты ачыла, аңа Ржев шәһәреннән 13 нче ятимнәр өчен балалар бакчасы эвакуацияләнә (директоры – К.Быков). Анда тәрбияләнүчеләр җирле мәктәптә укыйлар, җәй көннәрендә колхозда эшлиләр.

1946 елда балалар йорты җирлегендә сукырлар өчен мәктәп ачыла.

Авылда мәдәният йорты (1932 елдан клуб буларак эшли, мәчет бинасында урнаша, 1973 елда яңа бина төзелә, 1979 елдан авыл мәдәният йорты), китапханә (1947 елда уку өе буларак ачыла, 2004 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Җизнәкәй” татар фольклор коллективы, “Дуслык” театр коллективы һәм “Ялкын” хореография коллективы (1980 елдан, барысының да оештыручысы – К.К.Хисаметдинова) эшли.

2012 елдан ел саен галимнәр, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, артистлар, авылда туган күренекле кешеләр катнашында “Мөчәли укулары” уздырыла.

Авыл тирәсендә төбәк өчен әһәмиятле “Чиста Алан” табигать истәлеге (2008 ел, мәйданы 280 гектар) урнашкан. Флорага көпшәле үсемлекләрнең 49 ыруг һәм 23 семьялыкка караган 72 төре керә, шул исәптән 6 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (ТРның Идел алдында 100 елдан артык күренмәгән саз билчәне; чуар һәм иткызыл бармактамыр). Җир-су хайваннарының һәм сөйрәлүчеләрнең 5 төре билгеле, шуларның берсе (гади кара елан) ТРның Кызыл китабына кертелгән; Кошларның 16 төре бар, шул исәптән сары корташар, болын карчыгасы (ТРның Кызыл китабында). Имезүчеләрнең 2 төре билгеле.

Күренекле кешеләре

Р.Әймәт (1968 елда туган) – шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, М.Җәлил һәм Һ.Такташ исемендәге республика әдәби бүләкләре лауреаты, Төркиянең Х.Байкара исемендәге халыкара әдәби бүләге лауреаты;

Б.К.Идрисов (1936 елда туган) – юрист, хокук белгече, ТРның атказанган юристы, ТРның Югары мәхкәмәсе әгъзасы (1970–2000 елларда);

С.Х.Нәфиев (1941–2004) – юрист, юридик фәннәр кандидаты, ТАССР, РФнең атказанган юристы, ТР прокуроры, ТРның Конституцион мәхкәмәсе рәисе (2000–2004 елларда), “ Почет билгесе” ордены кавалеры»;

А.С.Сабирҗанов (1900–1973) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның мактаулы нефтьчесе, Ленин (ике тапкыр), “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

Н.Г.Фазлаев (1909–1997) – старшина, Советлар Союзы Герое, 1945 елда Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша; Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) орденнары кавалеры;

Н.Ш.Хисамов (1937 елда туган) – әдәбият галиме, шагыйрь, драматург, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге бүләге лауреаты; СССР, ТАССРның Язучылар берлеге, ТАССРның Журналистлар берлеге әгъзасы; Халыкара төрки академиянең шәрәфле әгъзасы, Дуслык ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 1003,
1897 елда – 1477,
1913 елда – 2003,
1920 елда – 1831,
1926 елда – 1884,
1938 елда – 1925,
1949 елда – 1709,
1958 елда – 1306,
1970 елда – 1594,
1979 елда – 1055,
1989 елда – 561,
2002 елда – 444,
2010 елда – 384,
2018 елда – 290 кеше (татарлар).