Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы икътисади (элекке монастырь) һәм дәүләт (элекке ясаклы) крәстияннәре катлавына керә.

1888 елда авылда укырга-язарга өйрәтү башлангыч мәктәбе ачыла, 20 ир бала һәм 10 кыз бала укый; 1903 елда 45 укучы исәпләнә.

ХХ йөз башында 2 җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 780 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Мораса авылының Казан Богородица чиркәве һәм Обалдуевка авылының (хәзер Приозёрная авылы) Троица бер диндәгеләр чиркәве приходларына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зирекле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Республиканец» колхозы оештырыла, 1954 елда –«Заветы Ленина» колхозы составында, 1973 елда «Зирекле» совхозы составында (1996–2005 елларда «Зирекле» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Авыл янында буралы курган культурасы һәм Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 4 археология объекты табыла.

Күренекле кешеләре

В.И.Мохов (1888–1923) – революционер, сул эсерлар партиясе әгъзасы, 1918 елның гыйнварында Учредительләр җыены депутаты, Казан губернасы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Советының эчке эшләр комиссары, 1917 елның декабрендә – 1918 елның июлендә Казан Совет Эшче-Крәстиян республикасы халык комиссарлары советы әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 310,
1897 елда – 552,
1908 елда – 569,
1926 елда – 644,
1938 елда – 558,
1949 елда – 269,
1958 елда – 210,
1970 елда – 197,
1979 елда – 106,
1989 елда – 60,
2002 елда – 51,
2010 елда – 33,
2015 елда – 30 кеше (руслар).