Тарихы

1898–1900 елларда сәнәгатьче Булыгин тарафыннан спирт заводы янында нигезләнә.

Рус Алаты авылындагы аракы куу заводы 1758 елда Ашыт елгасы буендагы чишмә янына күчерелә; 1982 елга кадәр эшли; заводның торбалары һәм кайбер корылмалары сакланган.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер – Алан-Бәксәр авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда крестьян-фермер хуҗалыгы, Биектау районының “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге эшли. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Н.Ш.Зарипов (1955 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТРның атказанган механизаторы, РФнең мактаулы төзүчесе, Баулы район хакимияте башлыгы (1994 – 1998 еллар), ТРның Азәрбайҗан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле (2005 – 2013 еллар), Баулы шәһәренең Мактаулы гражданы.

Халык саны

1938 елда – 594,
1949 елда – 816,
1958 елда – 837,
1970 елда – 465,
1989 елда – 168,
2002 елда – 119,
2010 елда – 107,
2017 елда – 114 кеше (татарлар – 46%, руслар – 45%, грузиннар – 4%, төрекмәннәр – 3%, марилар – 2%).