Биографиясе

1788 елның 6 ноябре, Курск губернасы, Обоянь өязе Красное авылы — 1863 елның 11 августы, Ялта шәһәре.

Рус реалистик театр сәнгатендә сәхнәдә гәүдәләндерелгән персонажның дөреслеккә туры килгән тышкы сурәте белән рухи дөньясының сәнгатьчә сурәтләнеше үрелеп баруга нигезләнгән «образга керү осталыгы мәктәбе»н оештыручы.

Щепкинның замандашы язганча, ул сәхнәгә «үзе гәүдәләндергән затка хас омтылышлар, гадәтләр һәм холык белән яңадан туган хәлдә» чыга, аның мәнфәгатьләрен «үз мәнфәгатьләрен кайгырткан кебек кайгырта» («Москвитянин», 1841, №8).

Иҗаты

М.С.Щепкин кызы А.М.Щепкина белән Казан сәхнәсендә куелган «Матрос» (Т.Соваж, Ж.-Ж.Делюрье) спектаклендә

К.А.Данненберг рәсеме

Сәхнә эшчәнлеген граф Г.С.Волькенштейнның крепостной театрында башлап җибәрә.

1822 елда С.Г.Волконский, И.П.Котляревский, В.А.Жуковский ярдәме белән крепостной бәйлелектән котыла һәм Мәскәүдәге Кече театр сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясый, алга таба анда иң зур рольләрен тудыра.

1836 елның сентябрендә Казанга гастрольләр белән килә, Казан театры сәхнәсендә «Ревизор» (Н.В.Гоголь; провинция сәхнәсендә куйган беренче спектакле) комедиясен куя, бер үк вакытта Городничий ролен башкара.

Казанда шулай ук 1838, 1839 һәм 1841 елларда кызы А.М.Щепкина белән сәхнәгә чыга: Фамусов («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Арнольф («Хатыннар мәктәбе», Ж.-Б.Мольер), Чупрун, Выборный («Тылсымчы Москаль», «Наталка-полтавка», И.П.Котляревский), Симон («Матрос», Т.Соваж, Ж.-Ж.Делюрье), Репейкин («Кайгыртучы», А.И.Писарев), Ижорский («Рославлев», М.Н.Загоскин) рольләрен башкара.

Щепкинның Казан труппасы белән чыгышлары Казанның театр тормышында зур вакыйга була, Казан актёрларының профессор осталыгына һәм театрның алга таба үсешенә зур йогынты ясый.

Әдәбият                

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958; 

Благов Ю. «В Казани мне было очень хорошо...»: Гастроли М.С.Щепкина // Казань. 2006. № 3.         

Автор — Ю.А.Благов