Биографиясе

1817, Оренбург шәһәре — 1893 елның 20 марты, Казан.

Казан (1836), Дерпт университетларын тәмамлый.

1837 елдан Россия медицина университетларында эшли. 1850 елдан Бердичев шәһәре (Киев губернасы) табибе.

1854–1866 елларда Казан җәмәгать тәрбиясе приказы өлкән табибе, бер үк вакытта, 1856 елдан Казан университетының акушерлык, хатын-кызлар һәм балалар авырулары кафедрасы мөдире, профессоры, 1863 елдан медицина факультеты деканы. Козлов җитәкчелегендә 1856 елда акушерлык мәктәбе, үзе 13 ел бердәнбер укытучысы булып эшләгән Акушерлык институты ачыла. 1876 елда отставкага чыга. Казан табибләре җәмгыятен (1868) оештыручыларның берсе.

Акушерлык клиникасы эшенә асептика ысулларын кертә.

Хезмәтләре

Новое лекарство против водобоязни // Воен.-медицина журн. 1855. Ч. 66;

Случай проявления сахара в околоплодной жидкости из последнего времени беременности // Воен.-медицина журн. 1861. Ч. 80.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904.